Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Дару үләннәрен кайчан җыярга һәм ничек сакларга?

Үләннәр төрле вакытта өлгерә. Кайсысы – май башында, кайсысы – июльдә, кайсысы хәтта август-сентябрьдә җитешә. Шуңа күрә җыя торган вакыты да төрлечә.

Үләннәрне саклау өчен иң яхшысы – караңгы, җиләс урын. Үләннәргә кояш нуры төшәргә тиеш түгел. Кайсы үләнне – таратып, кайсысын элеп киптерәсең. Күгәрмәсен, бер-берсенә ябышмасын өчен, гел таратып, әйләндереп торырга кирәк. Тамырларны исә кояшта да киптерергә була. Кипкәч, тукымага яки ару-саф ак кәгазьгә төреп, кайсы үлән икәнен, кайчан җыелганын язып куярга кирәк. Чөнки кипкәннән соң, сез ул үләнне танымаска да мөмкинсез.

Белер-белмәс килеш, үләннәрне чәй кебек эчә башларга ярамый. Башта аларның үзлекләрен өйрәнергә кирәк. Җыйганчы, аларны әле таный белү дә бик мөһим. Әремнең генә дә 140 төре бар. Аннары күп үләннәрне бер-берсе белән катнаштырып эчсәң, шифасы күбрәк. Алар бер-берсен тулыландырып, организмга тулырак тәэсир итә. Карап торышка гади генә булган үләннәрнең дә зыяны булырга мөмкин. Мәсәлән, җәй көне сары мәтрүшкәнең үзен генә эчәргә ярамый. Беренчедән, ул кан басымын күтәрә, икенчедән, җәй көне һавадагы радиацияне үзенә җыя. Аны башка үләннәр белән катыштырып кына кулланалар. Гомумән, июль-августта кипкән үләннәр түгел, яңа өзгән җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Аларда витаминнар, файдалы матдәләр. Җәй көне туйганчы чия ашагыз, җиләк ашагыз, карлыган белән сыйланыгыз, яшелчәләр ашагыз. Ә үләннәрне киптереп, гадәттә көз-кыш көне эчәләр.

Үзебезнең җирлектә үскән үсемлекләрнең аксымы организмыбызның аксымы белән туры килә, ул тизрәк, яхшырак үзләштерелә. Әмма читтән кайтартылган үләннәрне дә кулланырга ярамый дигән сүз түгел бу.

Киптерелгән дару үләннәренең саклану вакыты төрле үләннеке төрлечә. Бер генә ел да саклана торганнары бар, биш ел сакласаң да, файдалы үзлекләрен югалтмый торганнары. Уртача саклану вакыты 2-3 ел тирәсе. Саклану вакыты гына түгел, нинди шартларда саклануы да мөһим. Үләннәрне калын тукымадан тегелгән капчыкка салып, караңгы, коры урында сакларга кирәк, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев