Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чәй гөмбәсе суын эчәргә ярыймы?

Чәй гөмбәсен элек-электән яратып кулланганнар. Чәй гөмбәсенең суын эчеп, баш авыртуыннан, йокысызлыктан, даими арыганлыктан, йөрәк авыруыннан, эч китүдән, эч катудан дәваланганнар. Гипертония, склероз, еш салкын тию, ангина булганда да кулланганнар. Чәй гөмбәсенең суын иртә һәм кич эчкәннәр. Әмма чәй гөмбәсенең дәвасы аны дөрес итеп караудан тора.

Чәй гөмбәсен банкага салыгыз. Аерым савытка су, чәй һәм шикәр комы салып эретеп бетерегез дә гөмбәле банкага салыгыз. Шикәр комын 1 литр суга 50 грамм исәбеннән салыгыз. Гөмбә өстенә шикәр комы салырга ярамый, ул “үләчәк”. Банкага туры кояш төшмәсен, күләгәле урын сайлагыз, температура +25 градустан ким булмасын.

Җәй көне гөмбәнең суын – 4 көн, кыш көне 6 көн торгач агызып алырга була. Гөмбәне айга бер юып торырга кирәк. Әзер чәйне озак тотмыйча агызып алу зарур. Гөмбә үлеп, чәе уксус кислотасына әйләнмәсен.
Бер айдан соң гөмбә өстенә юка гына пленка үсеп чыга. Аны аерып алып, икенче банкага салып куярга һәм “ана” гөмбә урынына тотарга була.

Чәйне берничә кат марля аша сөзеп эчәргә кирәк. Ашар алдыннан, ашаганда, ашаганнан соң чәйне эчмәгез, юкса тиз ачыгу хисе барлыкка килер. Ашаганнан соң 3-4 сәгать узгач кына ярты стакан эчеп куярга мөмкин. Әмма бу чәйнең зыянлы яклары да бар. Руль артына утырыр алдыннан эчмәгез, чөнки составында спирт бар. Диабеттан, ашказанында югары кислоталылыктан интегүчеләр дә бу чәйне кулланмаса яхшырак булыр. Ашказанында гастрит, җәрәхәт булганда, кан басымы түбән булганда да бу чәйне эчәргә ярамый.
Тагын бер фәнни расланмаган киңәш: чәй гөмбәсен эчкән кешенең яман шеш күзәнәкләре активлаша диләр, сак булыгыз! Чәй гөмбәсен ничек кенә мактасалар да, ничек кенә яратсагыз да, аны көнгә 1 литрдан артык эчмәгез. Артык күләмдә куллану яңа чирләр китереп чыгармасын, сак булыгыз!

https://akcharlak.com

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев