Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чистайда коронавирустан бер кеше үлгән, Чирмешәндә бу чирне йоктыручы юк

Үткән тәүлектә COVID-19 диагнозы Татарстанда 40 кешедә расланган. Ә Чистайда бу чирдән бер кешенең гомере өзелгән, бу – республикада унөченче үлем очрагы.

Вафат булган 57 яшьлек ир-атны 1 июньдә больницага салганнар. Ни кызганыч, авыруның гомере 11 июньдә өзелә, төгәл диагнозы соңрак расланган.  

Үткән тәүлектә Чирмешәндә коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәгән.  Ә менә Казанда бу авыруның – 18, Яр Чаллыда –8, Түбән Камада – 3, Питрәчтә – 2, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара,  Нурлат,  Балык Бистәсе,  Саба, Тәтеш районнарында берәр яңа очрагы расланган.

Авыруларның  18е больницаларга озатылган, 22се өйдә дәвалана – аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев