Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәннең "Чишмәкәй" балалар бакчасында татар теленә игътибар зур

Туган телне саклау, аның гүзәллеген, башка телләр арасында дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген татар балаларына аңлату, шул телдә камил сөйләшә белергә өйрәтү; рус балаларын татар телендә аралашырга өйрәтү- ул искиткеч четерекле мәсьәлә. Бу эшне башкару бик авыр. Шуңа да балаларның иң якын кешеләре - әти- әниләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ата- аналар...

Туган телне саклау, аның гүзәллеген, башка телләр арасында дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген татар балаларына аңлату, шул телдә камил сөйләшә белергә өйрәтү; рус балаларын татар телендә аралашырга өйрәтү- ул искиткеч четерекле мәсьәлә.

Бу эшне башкару бик авыр. Шуңа да балаларның иң якын кешеләре - әти- әниләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ата- аналар белән эшләгәндә мин традицион һәм традицион булмаган формалардан файдаланам. Ата- аналар җыелышларында әниләргә туган телнең балага ана теле, ана сөте белән керүен, ананың балага биргән иң зур бүләге тел булуын; ана белән бала арасында изге уйлар, иң якты хисләр бары тик туган телдә сөйләшкәндә, аралашканда гына барлыкка килүен төшендерәм, туган тел иң беренче булып гаиләдә бирелергә тиешлеген дә аңлатам.
Әтиләр күңеленә дә ачкыч табарга тырышам. Әти кеше гаиләне туендыручы, яшәү шартлары булдыручы, нәселне дәвам итүче, гаиләне һәм дә дәүләтебезне саклаучы кеше. Дәүләтнең телсез, милләтсез була алмаганын әтиләр игътибарына җиткерәм. Шуңа күрә эштән арып кайтсалар да балалары белән үз телебездә сөйләшергә, татар китапларын укырга, уеннар уйнарга вакыт табарга кирәклеген әйтәм.
Рус балаларының әти-әниләренә дә татар теленең әһәмиятен , бер илдә яшәгән халыклар бер-берсенең телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен хөрмәт итеп яшәргә тиешлеген аңлатам. Рус балаларын татар теленә өйрәтү буенча "ТНВ-Яңа гасыр" каналында "Әкият илендә" исемле тапшыру алып барылуын даими рәвештә искәртеп торам.
Мин балалар бакчасында татар телен өйрәтү шөгыльләрендә балаларның сөйләм телен үстерүне сәхнәләштерү эшчәнлеге аша алып барам. Зифа Мирхәт кызы Зарипова төркеменең "Татарча сөйләшәбез" комплектына кергән сәхнәләштерелгән уеннар: -"Шалкан"; -"Минем өем"; -"Кем нәрсә ярата?"; "Кишер үстерәбез"; "Теремкәй" Һ.б. - балаларның сүз байлыгын үстерүгә; мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыруга; сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләрен өйрәнүгә ярдәм итә.
Уен вакытында баланың тәртибе, аның активлыгы - сөйләм теле үсешенең дәрәҗәсен билгели торган күрсәткеч. Үзем балаларның сөйләмнәрен уен аша баету бурычы куйдым: балалар үзара аралашырга күнексеннәр, уеның сюжетын баета белсеннәр, уен барышында фикерләрен аңлата алсыннар өчен күзәтүләр, шөгыльләр экскурсияләр оештырабыз. Экскурсиядә күргәннәр дидактик уеннар белән ныгытыла: "Хезмәте өчен кемгә нәрсә кирәк?", "Сезгә хат бар", "Бер сүз белән әйт", "Кем күбрәк әйтер", "Телефон", "Телевизор".
Экскурсиядән һәм әзерлек уеннарыннан соң сюжетлы-рольле уеннар оештырыла. Шулай итеп, группада бер-бер артлы "Китапханә", "Чәчтараш", "Шифаханә", "Ателье", "Мәктәп", "Яшь хәбәрчеләр" уеннары барлыкка килә. Уен почмакларына атрибутлар эшләүдә әти-әниләр дә бик ярдәм итәләр.
Уенның сюжеты киңәю белән бергә балаларның сөйләшергә теләкләре дә арта. Шөгыль һәм шөгыльләрдән тыш вакытта да "Телефон" уенын файдалану рус балаларының сөйләм телен үстерү өчен бик отышлы. Мондый уен вакытында бала үзен табигый тота, аңа кызык, ул рәхәтләнеп сөйләшә. Бигрәк тә "телефоннан"сөйләшкәндә балалар ягымлы итеп сөйләшергә, "рәхмәт", "зинһар өчен", "исән булыгыз", "гафу итегез" кебек сүзләрне актив кулланырга күнегә. Бала "телефоннан" кибеткә шалтыратып үзенә кирәкле товарның барлыгын белешә, хастаханәгә шалтыратып табиб чакырта, фотографиянең эш сәгатьләрен белешә һ.б.
2015 елда "Иң яхшы икетелле балалар бакчасы" республика бәйгесендә безнең бакча да 1 миллион сумлык грант алу бәхетенә иреште. Ләкин бу уңышыбыз сабыйларны ике телдә камил сөйләшергә өйрәтү эшен туктатабыз дигән сүз түгел. Балалар дәүләт телләрендә камил сөйләшеп, кызыксынулары арта гына барсын, эшебезнең нәтиҗәсе булсын өчен яңа кызыклы ысуллар эзләячәкбез. Халкыбыз: "Телгә игътибарсыз - илгә игътибарсыз", дип юкка гына әйтмәгәндер.
Эльмира ШАРАПОВА,
"Чишмәкәй" балалар бакчасының 1нче категорияле балаларны татар теленә өйрәтү тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чишмәкәй татар телебез туган тел