Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәннең булачак авыл хуҗалыгы белгечләре – грант ияләре

Чирмешән аграр техникумы студентлары Транспорт гранты – 2021 җиңүчеләре.

Әлеге уку йортында һөнәр үзләштерүче 7 егет һәм кыз 8әр мең сум күләмендә грант откан.  Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белегечлеге үзләштерүче II курс студенты Артем Вәлиев, пешекче-кондитер  һөнәренә укучы II курс студенты Светлана Вилданова, авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегенең III курс егетләре Ранис Гафуров һәм Рамил Мостафин, эретеп ябыштыру һөнәре үзләштерүче Владислав Илюхин һәм Илнар Сөнгатуллин (II курс), пешекче-кондитер белгечлеге алучы Елена Соловова (II курс) республиканың башка уку йортлары студентлары белән бергә - җиңүчеләр арасында.

Транспорт гранты яхшы укучы, шул исәптән фәнни, иҗтимагый, спорт һәм мәдәният тормышында актив катнашучыларга бирелгән. Егетләр, кызлар моның өчен студентлар махсус сайтта гариза язып үзләре турында белешмә тәкъдим иткәннәр. Бу актив студентларны кызыксындыру гына түгел, ә реаль ярдәм, чөнки студентлар һәр ай саен шактый транспорт чыгымнары тота.

Фото архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев