Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләргә Әлмәткә иртән үк китә торган автобус җайлы

-Берничә ай элек Чирмешәннән Әлмәт шәһәренә автобус иртәнге 7 нче яртыда китеп, көндезге 12ләрдә кире кайтырга чыга иде.

Халыкка  болай бик уңайлы: иртән барып, кем больницада, кем кибеттә йомышларын бетерә дә, көнендә үк кайтып та китә ала. Кызганыч, бу маршрут тукталды. Хәзер  автобус (Әлмәт шәһәренеке) Чирмешәннән Әлмәткә төш вакытында гына кузгала, бу бик җайсыз.  Үзебезнең Чирмешән АТПсы җитәкчелегенә үтенечем бар иде - Әлмәткә иртүк китә торган маршрут автобусын кире кайтара алмаслармы икән?

 Гомәр Вафин.

Чирмешән.

Әлеге сорауны “Чирмешән автотранспорт  предприятиесе” җитәкчесе Илдус Ильяс улы  Хәлимовка юлладык. Ул болай диде:

-Әйе, элек андый маршрут автобусларыбыз бар иде. Тик бер-ике пассажир гына йөргәнлектән, ул безгә зыянга булды, юлга киткән ягулык бәясе дә капланмады, шуңа аны туктатырга туры килде. Инде әгәр халык шулай сорый икән,  һәр көнне булмаса да, атнасына  ике тапкырмы, бер-ике атнадан  андый маршрутны ачып карау җаен табарга тырышырбыз.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев