Чирмешәнлеләр, түзәргә кирәк
Татарстанда да коронавирус таралу куркынычы белән бәйле чикләүләр саклана әле.
Кешеләр күп булучы урыннарда – кибетләрдә, транспортта йөргәндә битлекләр һәм пирчәткәләр кию мәҗбүри. Гомумән, санитар-эпидемиологик режимны төгәл үтәргә кирәк.
Бу атнада Чирмешәндә дә балалар бакчалары кабат ачылды. Күпчелек оешмалар эшли. Хәзер транспортта каядыр бару өчен смс рөхсәт-пропуск кирәкми, эш урыннарыннан белешмә йөртү дә соралмый. Әмма саклык чаралары күрү мөһим, чикләүләр режимы инфекция таралу куркынычы кимегәндә генә тагын, тик этаплап кына йомшартылырга мөмкин.
COVID-19 эпидемиясеннән дөньяда инде 4 миллионнан күбрәк кеше зыян күргән, инфекция йоктырган, 279 мең 301 кеше үлгән. Россиядә коронавирустан 221 мең 344 кеше авырган, 2 меңе үлгән. Татарстанда инфекция 1761 кешегә йоккан, 5 кешенең гомере өзелгән.
Чирмешән районында соңгы көннәрдә инфекция йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган, әлегә барысы ике кеше коронавирустан авырган дип санала.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев