Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, салым режимын яңа елга кадәр сайлау зарур

2021 елның 1 гыйнварыннан керемгә бердәм эчке салым режимы туктатыла.

2021 елның гыйнварыннан салымның гадиләштерелгән системасын (УСН) файдалану өчен, салым органына шушы УСН режимына күчү хакында 2020 елның 31 декабренә кадәр уведомление тапшырырга кирәк.

2021 елның гыйнварыннан салымның патент системасын (ПСН) файдалану өчен, шәхси эшмәкәрләр, патент бирү хакында гариза язып, аны салым органына 2020 елның 31 декабренә кадәр тапшырырга тиеш.

-2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВДдан башка төрле махсус салым режимына күчмәгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, ЕНВД салымын түләүчеләр сыйфатындагы учеттан автомат рәвештә төшерелә һәм салым түләүнең гомуми системасына күчерелә, - диделәр безгә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 16 нчы санлы районара инспекциясеннән.

Тулырак мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәте сайтыннан белешергә була. (https://www.nalog.ru/rn77/taxation/taxes/envd2020/).

Салым түләүнең кирәкле режимын Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы сервис аша сайлап була (https://www.nalog.ru/rn77/service/mp/).

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев