Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр кар машиналарын теркәп йөрергә бурычлы

12 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр «Кар машинасы-2018» профилактик операциясе уздырыла. Бу уңайдан оештырылучы бердәм рейдларда дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, янгын-коткару, аучылык хезмәте хезмәткәрләре катнаша.

Тикшерү барышында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә, кагыйдәләрнең үтәлешенә, техник карау узу-узмау­га, мототранспортка кенәгәсе булу-булмау­га зур игътибар биреләчәк.

- Декабрь-март айлары - кар машиналары иң еш файдаланыла торган чор, - ди "Гостехнадзор"ның Чирмешән районы буенча баш дәүләт инженер - инспекторы Илнур Сәлахов .- Кызганыч, кар машиналары белән бәйле, кешеләр үлеменә һәм имгәнүенә китергән фаҗигаләр ел саен булып тора. Шуңа күрә "Кар машинасы" операциясенең төп бурычы - әлеге техниканы файдаланганда хәвефсезлек техникасы таләпләренең, юл хәрәкәте кагыйдәләренең төгәл үтәлүе, кар машинасы белән бәйле һәлакәтләрне булдырмау, кешеләрнең имгәнүенә юл куймау.

Инспектор әйтүенчә, бүген районда 35 кар машинасы (снегоход) бар. Теркәлмәгән мототехниканы йөртүчеләр дә булгалый  икән. Алай йөрүчеләргә штраф та каралган: гражданнарга – 1500 сумнан 2000 гә кадәр, вазифаи затларга – 2000 сумнан - 3500 гә, юридик затларга  - 5000 сумнан 10000 сумга кадәр.

Аек булмаган хәлдә техника белән идарә итүче ачыкланган очракта, аны машина һәм үзйөрешле машиналар йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Мототранспортны теркәү, техник күзәтү үткәрү, йөртү таныклыгы алу һәм алмаштыру буенча "Гостехнадзор"ның Чирмешән районы буенча бүлеккә: Чирмешән авылы, Техническая урамы, 36 йорт, 9 нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-55-77; 8-952-037-20-76.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев