Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә урак алдынгыларына мотоцикллар бүләк иткәннәр

Бер якташыбыз лотереяга “Москвич”, ә икенчесе “Волга” автомашинасы ук откан. Ә уракта җиңгән биш комбайнчыга мотоцикллар бүләк иткәннәр. “Ленин юлында” район газетасы битләреннән тагын әллә никадәр кызыклы мәгълүмат табып була.

55 ел элек

...Туймәт авылында буа яры буеннан 2-3 метр китүгә кинәт кенә боз ватылып, бер бала суга бата башлый. Моннан ерак түгел эшләүче колхозның төзү бригадасы балта остасы Таһир ага Хөсәенов тавышны ишетеп ала һәм ярдәмгә ашыга. Киемнәре белән бозлы суга кереп, малайны коткара.

Батучы малай 5 яшьлек Илдус Нургатин була. Ул сау-сәламәт хәзер...

“Ленин юлында” – 3 ноябрь, 1966 ел.

Лашманда, Иске Үтәмештә яңа төзелгән мәдәният йортларында икенче ел инде Октябрь бәйрәменә багышланган тантаналы кичәләр үткәрелә. Совет властеның 50 еллыгы (1967 ел – ред.) тантанасын Күтәмә, Иске Кади, Урманасты Үтәмеш, Түбән Чегодай, Мордва Афонькәсе һ.б. авылларда яңа клубларда каршы алыныр.

“Ленин юлында” – 7 ноябрь, 1966 ел.

Югары Чегодай сигезьеллык мәктәбе янында дүрт класслы яңа бина өлгерде. Шулай итеп мәктәп бер сменалы укуга күчте.

“Ленин юлында” – 7 ноябрь, 1966 ел.

Киров исемендәге колхозда (Утыз Имән – ред.) тавыклардан йомырка алу хәзер дә әйбәт. Кош караучы Р. Каюмова һәм Р. Гыйниятуллиналар 2500 тавыктан көн саен 630 йомырка җыеп алалар.

“Ленин юлында” – 13 ноябрь, 1966 ел.

Лашман авылында 26 хуҗалык яңа өй туе үткәрде.

“Ленин юлында” – 25 ноябрь, 1966 ел.

Быел акча-әйбер лотереялары районда  13 мең сумлык сатылды. 5 мең сумлык отышлар түләнде. Отышлар арасында “Планета” мотоциклы, “Ока” суыткычы, радиоалгычлар, йон шәлләр һәм башка, акчалата отышлар да булды.

“Ленин юлында” – 25 ноябрь, 1966 ел.

50 ел элек

Быелгы уку елында сигез классны тәмамлаучы 915тән 700е урта мәктәпләрдә һәм махсус урта уку йортларында белем алалар. Чирмешән, Лашман, Югары Чегодай, Түбән Кармалка һәм башка мәктәпләр укучылары төпле белемнәре белән аерылалар.

“Ленин юлында” – 5 ноябрь, 1971 ел.

Быелның үткән тугыз аенда район халкына 24 җиңел машина, 53 мотоцикл һәм мотороллер, 588 телевизор, 139 суыткыч, 467 кер юу машинасы, 439 радиоалгыч сатылган.

“Ленин юлында” – 6 ноябрь, 1971 ел.

Социалистик ярышта иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән “Шушма” колхозына КПСС райкомы һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитетының күчмә Кызыл Байрагын тапшырдылар.

“Ленин юлында” – 26 ноябрь, 1971 ел.

45 ел элек

Тукай исемендәге колхоз (Иске Кади – ред.) йөк машинасында шофер булып эшләүче Әбүзәр Сафиуллин авыл кибетеннән алган 30 тиенлек лотереяга “Москвич-412” җиңел автомобиле отты.

“Ленин юлында” – 11 ноябрь, 1976 ел.

Уракта җиңүче комбайнчылар Әнвәр Шәйхаттар улы Шәймәрданов (“Шушма” колхозы, Бәркәтә) – “Урал”, Жданов исемендәге колхоздан (Югары Чегодай) Минвәли Мингалим улы Фәхретдинов, Фрунзе исемендәге колхоздан Герман Степанович Баландаев, “Победа” колхозыннан Анатолий Хәбибрахман улы Фәсыйхов коляскалы “ИЖ” мотоцикллары белән бүләкләнделәр.

“Ленин юлында” – 19 ноябрь, 1976 ел.

40 ел элек

6 ноябрьдә, Бөек Октябрьнең 64 еллыгы бәйрәме алдыннан, район үзәгендә зур вакыйга – Ватаныбыз тынычлыгы  һәм социализм өчен көрәштә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә ун метрлы һәйкәл –стела ачылды.

“Ленин юлында” – 11 ноябрь, 1981 ел.

Ибрай Каргалы авылында яшәүче Ф. Билаловка отышларның иң зурысы туры килде: ул “Спринт” лотереясына 15150 сумлык “Волга” ГАЗ-24 автомобиле отты.

“Ленин юлында” – 13 ноябрь, 1981 ел.

Район киночелтәрләре киномеханигы Иван Дютин турында Тукай поселогында яшәүчеләр бары уңай фикердә. Күчмә киноустановкага хезмәт күрсәтүче Иванны Сосновка, Девичья Поляна, Саминовка поселокларында көтеп алалар.

“Ленин юлында” – 25 ноябрь, 1981 ел.

Чирмешән авылының Школьная, Октябрьская, Заречная урамнарында яшәүчеләр суга тилмерәләр: суүткәргечләр юк, ә коелар бик аз. Дөрес, быел яз көне траншеялар казыдылар, суүткәргеч торбалар суздылар һәм шуның белән эш бетте.

“Ленин юлында” – 27 ноябрь, 1981 ел.

35 ел элек

Әмир авылында яңа гына төзелгән клуб эшли башлады. Яшьләр көн саен төрле кинофильмнар белән танышалар, ял көннере аеруча күңелле үтә.

“Ленин юлында” – 5 ноябрь, 1986 ел.

Киләсе язда чәчү өчен “Победа” колхозы игенчеләре 6230 центнер орлыкны саклауга салдылар.

“Ленин юлында” – 14 ноябрь, 1986 ел.

“Красный Октябрь” колхозында (Чирмешән) кукурузны мул итеп үстерәләр – һәр гектардан уртача уңыш 260 центнердан артты.

“Ленин юлында” – 14 ноябрь, 1986 ел.

30 ел элек

Быелның тугыз аенда районыбызда 235 пар (2021дә - 45), ә сентябрь аенда 20 пар законлы никахка керде. Әлеге чорда 267 бала бала дөньяга аваз салды.

“Ленин юлында” – 1 ноябрь, 1991 ел.

28 октябрендә районның берничә авылында җир тетрәү күзәтелгән.

“Ленин юлында” – 2 ноябрь, 1991 ел.

Соңгы елларда Иске Үтәмеш авылы халкы да суган үстерү белән активрак шөгыльләнә башлады. Быел С.Хөснетдинов, Х.Идрисов, Ә.Әхтәмов, М.Галләмовлар гаиләләре 1731-1315-1000 килограмм суган үстереп, хәзерләүчеләргә тапшырдылар.

“Ленин юлында” – 2 ноябрь, 1991 ел.

“Сәер хәл бит, дәүләткә сөт сатабыз, әмма безнең кибетләргә сыр һәм башка төр сөт ризыкларын күргән дә юк...”

(Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 13 ноябрь, 1991 ел.

Иске Кади авылына челтәр газы кертү эше көйле бара. Иске Котыштан авылга хәтле 9 километр 850 метр арада линия сузу төгәлләнде.

“Ленин юлында” – 20 ноябрь, 1991 ел.

Район мәдәният йортында гарәп графикасы нигезләрен өйрәнү буенча курс ачылды. Аңа Чирмешән урта мәктәбе укытучысы Габделбәр Мифтахов җитәкчелек итә.

“Ленин юлында” – 30 ноябрь, 1991 ел.

 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев