Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә пенсионерлар саны кими

РФ Пенсия фондының район идарәсе белгечләре агымдагы елның январенда - 23, ә февральдә 33 кешегә пенсия билгеләгән. -Бездә көн саен диярлек бер кешегә пенсия билгеләнә, - ди идарә җитәкчесе Гөлфия Гыймранова. -Тик, вафат булучы пенсионерларыбыз хисабына, аларның саны кими бара. Айга чама белән 25-29 пенсионер дөнья белән хушлаша, ә пенсиягә...

РФ Пенсия фондының район идарәсе белгечләре агымдагы елның январенда - 23, ә февральдә 33 кешегә пенсия билгеләгән.

-Бездә көн саен диярлек бер кешегә пенсия билгеләнә, - ди идарә җитәкчесе Гөлфия Гыймранова. -Тик, вафат булучы пенсионерларыбыз хисабына, аларның саны кими бара. Айга чама белән 25-29 пенсионер дөнья белән хушлаша, ә пенсиягә чыгучылар саны кими.
Бүген районда 6032 пенсионер яши, ә январьда алар 6036 булган.
Февраль аенда пенсияләр бераз артканнан соң, районда уртача пенсия 9 мең 10 сум тәшкил итә, ә картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме - 9 мең 623 сум.
Агымдагы елның февраль аенда 61 миллион 200 мең сум пенсия акчасы бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев