Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә өлкән кешеләрне тәрбиягә алучы гаиләләр булырмы?

2017 елдан башлап республикада “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” дигән пилот проекты гамәлдә.

Андый гаиләләр нинди максат белән һәм нинди шартлар нигезендә төзелә? Бу хакта “Мәрхәмәтле йөрәк” өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәтенең райондагы бүлекчәсе мөдире Гүзәл Шәрәфетдинова сөйли:

-Кабул итү гаиләләре – башка кеше тарафыннан  сәламәтлек белән бәйле даими тәрбиягә мохтаҗ, үз-үзен карый алмаучы өлкән кешеләр өчен төзелә. Тәрбиягә алучылар өлкән кешене карау, ашату-эчертү, дарулар белән тәэмин итү, аны дәвалау, тормыш-көнкүрешен җайлау, хөрмәт итү, ике якка да уңайлы мохит булдыру бурычын үзенә йөкләп ала.

Кабул итү гаиләсенә республиканың социаль хезмәт дәүләт учреждениеләрендә, яки ялгыз яшәүче, социаль хезмәт органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәткәргә мохтаҗ дип табылган өлкәннәр тәрбиягә алына. Бу кеше инвалид та, инвалид булмаска да мөмкин.

Шунысын әйтергә кирәк, тәрбиягә алучы гаилә өлкән кешенең туганы булмаска тиеш һәм тәрбиягә алынучы өчен шартлар тәэмин итәрлек хәлдә булырга тиеш.

Өлкәннәрне тәрбиягә алу мәсьәләләре буенча Чирмешән, Титов урамы, 26 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә яки 2-28-30, 2-23-31 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев