Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә исерек килеш йөргән өч машина йөртүчене хөкем иттеләр

Чирмешән суд районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш машина йөртүче янә өч кешегә карата карар чыгарды.

Административ хокук бозулар турындагы эш буенча әлеге карар кырыс: Әлмәттә яшәүче Рамил Вилсор улы Ибраһимовны 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында. Гаеплене Бәркәтә тирәсендәрәк туктатканнар. Исерек булган.

Чирмешән кешесе Айрат Әсхәт улы Галиевны да һаман шул аракы харап иткән. Аны автоинспекторлар иртәнге якта район үзәгенең Титов урамында туктаталар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслый.

Суд Айрат Галиевны һәм Лениногорскида торучы Виталий Павлович Иванкинны да, соңгысы Күтәмә авылында исерек килеш автомашина руле артына утырган, шулай ук 30ар мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Юлларда аек йөрик!

Әлеге материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев