Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән урманчылары агач үсентеләрен үзләренең питомнигында әзерли

Чирмешән урманчылыгы 36373 гектарда дәүләт урман фондын контрольдә тота. Моннан тыш 1167 гектардагы муниципаль урманнар да (агач, куаклар үсүче урман полосалары, елга буйларындагы куаклыклар) урманчылык карамагында. -2016 елда дәүләт урман фондына 30 гектарда агач утырттык, - ди Чирмешән урманчылыгы начальнигы Рәвхать Мотыйгуллин. - Һәм тагын авыл хуҗалыгы культуралары үстерергә җайсыз...

Чирмешән урманчылыгы 36373 гектарда дәүләт урман фондын контрольдә тота. Моннан тыш 1167 гектардагы муниципаль урманнар да (агач, куаклар үсүче урман полосалары, елга буйларындагы куаклыклар) урманчылык карамагында.


-2016 елда дәүләт урман фондына 30 гектарда агач утырттык, - ди Чирмешән урманчылыгы начальнигы Рәвхать Мотыйгуллин. - Һәм тагын авыл хуҗалыгы культуралары үстерергә җайсыз булган урыннарда, саклагыч полосаларда үзебезнең питомникта тәрбияләнгән агач үсентеләре 45 гектар мәйданда тамыр җибәрде. Быел дәүләт фонды урманнарын тагын 30 гектарга, урман полосаларын 25 гектарга киңәйтергә планлыйбыз.

Урманчылар 11,2 гектарлы питомникта европа чыршысы, нарат, карагач, имән, юкә, каен, корычагач, тирәк үсентеләре үстерәләр, алар район территориясендә, төрле урыннарда тамыр җибәреп, урман булып үсәләр, һавабызны кислородка баеталар. Үткән елда "Үз агачыңны утырт!" акциясе барышында питомниктан авыл җирлекләренә 4465 төп үсенте җибәрелгән.

Урманчыларны борчыган проблемалар да юк түгел. 2010 елгы корылык урманнарыбызга, аеруча юл буе полосаларына зур зыян салды, йөзләгән агач корыды. Аларны чистарту да урманчылар җилкәсенә төшә.

-Инде алты ел авыл җирлекләре белән берлектә саклагыч полосаларны тәртипкә китерәбез, корыган агачларны кисәбез, - ди Рәвхать Минталип улы. - Корылык урманнарга да зыян салды, әле тагын чирле агачлар да очрый. 2016 елда 270 гектар мәйданда санитар чистарту үткәрдек.

"Татарстанның чиста урманнары" акциясе барышында да урманнарыбыз чистарып кала. Ел дәвамында 220 гектар урманнан 38 куб. метр көнкүреш калдыклары җыеп алынган. Мондый чүп-чар, аеруча юл буе полосаларында, юлаучылар өчен ясалган ял итү урыннарында җыела. Беседкалар янында чүп өчен махсус тартмалар булса да, юлаучыларның кайберләре үзләреннән соң җыеп калдыра белми шул, югыйсә авыр эш тә түгел. Урманчыларыбыз атна саен беседка тирәләрен дә тәртипкә сала.

Чирмешән урманчылыгына керүче урман буйларында 25 махсус ял итү урыны бар, шуларның икесен үткән ел гына ясаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев