Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районының иң өлкән кешесе вафат булды

Районның иң өлкән кешесен – Кара Чишмә авылында гомер иткән Мәдхия әби Сәлахованы бүген соңгы юлга озаталар. 2 декабрьдә аңа 101 яшь тулган иде.

Ул 1920 нче елның 2 декабрендә ишле гаиләдә дөньяга килгән. Гомере буе колхозда эшләгән. Авылдашы, сугыш инвалиды Минталип бабай белән дүрт бала үстергәннәр. Кызганыч, алар нибары 15 ел гына бергә яшәп калалар, сугыш яралары фронтовикның гомерен нык кыстарта. Мәдхия әби 38 яшендә тол кала, дүрт баласын үзе аякка бастыра. Ана хәсрәте дә кичергән, ике баласының үлемен күрергә, аларны соңгы юлга озатырга туры килгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев