Чирмешән районында мошенниклык фактлары ешайган
Оператив хәлне анализлау нәтиҗәләре быелның узган 10 аенда район территориясендә җинаятьчелекнең шактый үсүен күрсәтә. Узган ел шушы чорга 120 җинаять теркәлгән булса, быел бу сан 66га күбрәк. Бу, беренче чиратта, полиция хезмәткәрләренең 14 мошенниклык очрагын ачыклавы белән дә бәйле. Шуларның 9ы – бер чирмешәнле “өлеше”: ул район кешеләреннән төрле сәбәпләр белән акча алган һәм кире кайтармаган, 5се – халыктан терлек алып, акчасын бирмәгән Аксубай районы кешесенә кагылышлы.
Узган ел районда 17 мошенниклык эпизоды мәгълүм булса, быел бу сан 45кә җитте. Әлеге кырын эшләр кәрәзле элемтә һәм интернет ярдәмендә башкарылган яки алар банк счетларыннан акча урлау белән бәйле башкарылган. Җенси характердагы җинаятьләр күп.
Исерек хәлдә кылынган җинаятьләрнең артуы дә борчый (36дан 40ка кадәр; җәмәгать урыннарында (17дән 24кә кадәр); урамда (12дән 15кә кадәр). Былтыргы белән чагыштырганда, җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләрне ачу күрсәткечләре кимегән.
Полициянең участок уполномоченныйларына җәмәгать тәртибен саклау буенча зур бурычлар йөкләнә. Участковыйлар хезмәте тарафыннан быел 50 җинаять ачылган (2018дә – 19). “Исереклек” һәм “көнкүреш” җинаятьләренең артуы участок уполномоченныйларыннан исәптә торучы затлар, эчкечеләр, тавыш-гауга чыгаручылар, элек хөкем ителеп, административ күзәтү астында булган затлар белән профилактик эшне активлаштыруны таләп итә.
Быел административ хокук бозулар уңаеннан төзелгән беркетмәләр саны да артты (былтыр 352, быел – 459). Бу - җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булу, хулиганлык, тыелган урыннарда алкоголь эчү. Мондый хәлләрне кисәтү эшенең бер юнәлеше – урамнарны һәм җәмәгать урыннарын полиция хезмәткәрләре белән бергә халык дружиначыларының да патрульлек итүе.
Хәзер Чирмешән районы территориясендә 18 халык дружинасы эшли. ДНДның 150 әгъзасы – Чирмешән, 219ы башка авыл җирлекләрендә исәпләнә. Дружинниклар катнашында 10 административ хокук бозу ачыкланган.
Тик барлык учреждение һәм оешмаларда да бу эшкә җитди караш юк: дежурлык графигын бозу очраклары булгалый.
Полиция хезмәткәрләре, иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтып, административ күзәтү астында булган затлар тарафыннан җинаятьләр кылуны булдырмас өчен, атна саен, бигрәк тә төнлә оператив-профилактик чаралар оештыралар. Практика күрсәткәнчә, бу нәтиҗәле гамәл.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы әмере белән, торак секторны тикшергән вакытта полиция участок уполномоченныйларына 60 яки аннан олырак яшьтәгеләр белән социаль мошенниклык хакында әңгәмәләр кору бурычы йөкләнә.
Райондагы оператив хәлне истә тотып, профилактик исәптә торучылары, торакта вакытлыча яшәүчеләрне, миграцион законнарны бозучыларны, корал саклаучыларны тикшерү, балигъ булмаган тәртип бозучыларны ачыклау һәм аларга карата җинаять кылуларны ачыклау эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Хәлил Шарапов,
Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев