Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында көрәш осталарына гармун биргәннәр

Моннан 50 ел элек районда Сабан туе мәйданнарын кем тоткан? “Ленин юлында” район газетасының 1971 елда чыккан 28 июнь санында моңа җавап бар.

19 июнь көнне район колхозлары хезмәтчәннәре матур урман аланнарына, болын-тугайларга хезмәт, дуслык бәйрәме – Сабан туйларына җыйналдылар. Сабан туйлары һәркайда хезмәт ияләренең КПССның XXIV съезды тарихи карарлары тудырган хезмәт һәм политик күтәренкелеге шартларында үтте. Колхозлар җитәкчеләре ирешелгән уңышларга йомгак ясадылар, алга бурычлар билгеләделәр, алдынгыларга дан җырланды, күп җирләрдә аларга бүләкләр тапшырылды. Хезмәт батырларының Сабантуй батырлары булып калуы да шатлыклы. Ә андыйлар ат чабышларында катнашучылар арасында да, бил кысышучылар, сикерү, йөгерү, көч сынашучылар арасында да, җыр-биюгә осталар арасында да булды.

Мәсәлән, “Шушма” колхозы төзүчесе, Сабантуй батыры Хафиз Баһаветдиновка, узган елдагыча, быел да тәкәне дәррәү кул чабып тапшырдылар, бу колхоздан икенче батыр Габделхак Сәгыйров өстәл сәгатенә лаек булды.

Тукай колхозында беренче батыр булып Фатих Сәрвәров калды, аңа гармун, икенче батыр Инсаф Лотфуллинга тегү машинасы бирделәр.

Югары Кәминкә авылы Сабан туенда татарча көрәштә төзүче Тәлгать Гыйрфанов (Түбән Кәминкә) җиңеп чыкты. Икенче батыр булып Орджоникидзе исемендәге колхоз механизаторы Рафаэль Хөснуллин калды.

Быелгы Сабан туйлары иптәш Т.Гыйрфановка уңышларны күп китерде, Орджоникидзелылар Сабан туеннан сарыкны алып кайтып япкан гына иде, район Сабан туенда икенче урынга чыгып, тәкә дә алып кайтты.

Яңа Кади авылы Сабан туенда хәзер Чистайда авыл хуҗалыгы техникумында укучы авылдашлары Яхъя Сибгатов беренче батыр (аңа “Морозка” суыткычы бирелде), күптән түгел генә Совет Армиясеннән кайткан Хәлил Нуруллин икенче батыр булып калды һәм гармун белән бүләкләнде. Лашманда беренче һәм икенче батырлар булып калган ике туган балалары: Рәис һәм Камил Гатиннарның җилкәләренә тәкәләр салдылар.

********

20 июнь көнне Чирмешән авылындагы Имәнлектә район Сабан туе узды. Тантананы ачу, котлаулардан соң хезмәт ияләре һәм Сабан туена килгән кунакларның күңелле ялы башланды. Мәйдан тирәли утырган халык Элмәледән Портновның колга башындагы әтәчне, Фрунзе исемендәге колхоздан Ивановның колганың икенче ягына эленгән ботинкаларны алуын шау-гөр килеп каршыладылар.

Тукай исемендәге колхоздан хезмәт һәм сугыш ветераны Гөлүм Гыйльманов мәйданда төрле уеннарга катнашты. Металл торба аша беренче чыгучы да, катыкка башын тыгып акча табучы да ул булды, бил кысышудан да читтә калмады.

Көчлеләрнең күзе мәйдан уртасындагы герь күтәрүчеләргә төбәлгән иде. Жданов исемендәге колхоздан Габделхай Бәдретдинов ике потлы герьны 41 мәртәбә һавага чөйде, ә Орджоникидзе исемендәге колхоздан Сәмәрханов – 36, Тукай исемндәге колхоздан Гарифуллиннар 33 мәртәбә. Алар 2-3 урыннарны бүлештеләр.

Район Сабан туеның төп призы – сарык Тукай исемендәге колхоздан көрәш батыры Рәшит Галәвовка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев