Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районына да африка чумасы яный

Безнең районга якын Самара өлкәсенең Сергиевск һәм Исаклы районнары территориясендә африка чумасы барлыгы ачыкланган.

Җәйге айларда Самара өлкәсенең күпчелек районнарында йорт дуңгызларында һәм кыргый кабаннарда африка чумасы чире табылган. Урманнарда бик күп санда кыргый кабаннар үләксәләре табылган, аларны Самара өлкәсенең ветеринария лабораториясендә тикшергән вакытта әлеге авыру расланган.

-Өлкәнең байтак торак пунктларында, дуңгызларны ябып тору режимын үтәмәү сәбәпле, африка чумасын йорт хайваннары да йоктыра. Хәзерге вакытта Самара өлкәсендә африка чумасы буенча эпизоотик хәлне контрольдә тотылмый торганга әверелә һәм озак вакытлы дәвалану таләп итәчәк, - ди районның ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рафыйк Дәүләтшин.

Әлеге авыруның Чирмешән районы торак пунктларында барлыкка килүенә һәм таралуына юл куймау максатыннан, ветеринария берләшмәсе дуңгызлар хуҗаларына әлеге хайваннарны иркенгә (урамга, йортка, бакчаларга) чыгармаска, шулай ук Самара өлкәсеннән дуңгызлар һәм башка хайваннар, мал азыгы, дуңгыз продукциясе сатып алмаска киңәш итә.

-Авылларда кабаннар күргән очракта 2 -51-70 яисә 2-28-20 телефоннары буенча районның ветеринария берләшмәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Дуңгызларда африка чумасы билгеләре тапкан очракта яисә аларның үлү факты булса шулай ук ветеринария белгечләренә хәбәр итү кирәк, - ди Рәфыйк Дәүләтшин.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев