Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында янгыннар 300 мең сумлык зыян салган

Көзге тәүге салкыннар башландымы, янгын казалары арта. Белгечләр моны халыкның электр җылыткычларын куллана башлавы, мичләрне кабызганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәве белән бәйлиләр. Узган көзге-кышкы ягу чорында, ягъни сентябрь аеннан мартка чаклы, районда биш янгын булган. Аларда бер кеше зыян күргән, ут өч корылманы юк иткән, икесенә зарар салган. Янгыннардан матди зыян...

Көзге тәүге салкыннар башландымы, янгын казалары арта. Белгечләр моны халыкның электр җылыткычларын куллана башлавы, мичләрне кабызганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәве белән бәйлиләр.

Узган көзге-кышкы ягу чорында, ягъни сентябрь аеннан мартка чаклы, районда биш янгын булган. Аларда бер кеше зыян күргән, ут өч корылманы юк иткән, икесенә зарар салган. Янгыннардан матди зыян - 300 мең сум чамасы.
-Аларның сәбәбе - электр җиһазларын фай­да­­ланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, мичләр, морҗалар төзек булмау, ут белән сак эш итмәү. Янгыннар Чирмешән, Ка­занка, Сосновка, Күтәмә, Әккәрәй авылларында булды, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән ин­с­пекторы Андрей Фомин.
Салкыннарга кадәр, мич­­­­ләрне кабыз­ган­чы, әү­вәл аларның төзеклеген тикшерергә киңәш итә белгечләр. Морҗалар­ны корымнан чистарту, мор­җа тышларындагы ярык­ларны балчык­лы-ком­­лы измә белән сылап, агартып чыгу мө­һим. Кулдан ясалган электр җы­лыткычларны фай­да­ла­ну, бер розеткадан әл­лә ничә җиһаз кабызып, электр үткәргеч­ләрен кыз­ды­ру да ут казасы чыгарырга мөмкин. Сак булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Янгыннар