Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы укучылары БДИны Лашман мәктәбендә тапшырачак

9 һәм 11 чыгарылыш класс укучылары быел дәүләт имтиханнарын Лашман мәктәбендә тапшырачак. 27 майда география (2 укучы), рус әдәбияты (7), татар теленнән (3) БДИ тапшыручылар Нурлат шәһәренә барачак. Инглиз теленнән имтихан тотучы 5 укучыга да 10 июньдә Нурлатка барырга туры килә. 16 июньдә тарихтан - 20, информатикадан 7 егет һәм...

9 һәм 11 чыгарылыш класс укучылары быел дәүләт имтиханнарын Лашман мәктәбендә тапшырачак.

27 майда география (2 укучы), рус әдәбияты (7), татар теленнән (3) БДИ тапшыручылар Нурлат шәһәренә барачак.
Инглиз теленнән имтихан тотучы 5 укучыга да 10 июньдә Нурлатка барырга туры килә. 16 июньдә тарихтан - 20, информатикадан 7 егет һәм кыз БДИны Әлмәттә тапшырачак. 22 июнь - резерв көнендә 4 укучы химиядән имтихан тапшырырга Яр Чаллыга бара.
Унберенчеләр 30 майда - рус теле, 2 июньдә - математика (база дәрәҗәсендә), 6 июньдә - математика (профиль дәрәҗәсендә), 8 июньдә - җәмгыять белеменнән, 14 июньдә - биология, чит тел, 20 июньдә химия һәм физикадан имтиханнарны үзебездә - Лашманда тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Лашман мәктәбе