Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы урманнарында патруль йөриячәк

6 апрельдән башлап районыбыз урманнарын патруль группалары тикшерәчәк.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы сезоны башлану белән бәйле, анда учак кабызу тыела. Тыңламаучыларга карата штрафлар күләме 500 мең сумга кадәр үк.

Чирмешән урманчылары халыкка бу вакытта урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү мөһимлеген искәртә.

-Урманнарда, бигрәк тә ылыслы агачлар янында, коры үләнле урыннарда учак ягу тыела. Сүндерелмичә ташланган тәмәке, шырпы – шулай ук ут чыганагы. Урманнарны чүпләмик, - ди “Чирмешән урманчылыгы”ның урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Хәдичә Хәсәнова. – Кагыйдәләрне бозучыларны штрафка тартачаклар: гражданнарны - 3 меңнән 4 мең сумга кадәр; вазифаи затларны - 15 меңнән 25 мең сумга; юридик затларны - 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X