Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

2019 елда Чирмешән районында хезмәт законнары өлкәсендә закон бозуларның 26 очрагы ачыкланды

Район прокуратурасында узган елдагы эшләрнен йомгакладылар.

Җинаятьләрне булдырмау хокук саклау органнары эшенең төп юнәлеше булып тора. Анализ күрсәткәнчә, узган елда район территориясендә 217 җинаять кылынган, ягъни аннан алдагы елдагыдан, 67гә күбрәк.

Уртача авыр дип саналган җинаятьләрнең 41дән 62гә, зур булмаган авырлыктагыларның 88дән 93кә күбәюе күзәтелгән. Шул ук вакытта җинаятьләрне ачу күрсәткече 8 процентка арткан.

 Район территориясендә бигрәк тә милеккә кул сузулар – урлашулар киң таралган: былтыр шундый 88 җинаять кылынган, 2018дә  - 71. Аларның төп сәбәбе – объектларның тиешенчә сакланмавы. Гадәттә, бу эш формаль рәвештә генә, бер файдасыз оештырыла.

Даими керемнәре булмаган затларның “кырын эшләре” 52дән 65кә; исерекләрнеке – 44тән 45кә; хатын-кызлар тарафыннан кылынганнары 9дан 17гә арткан. Димәк, мондый хәлләрне булдырмау өчен ныграк эшләү таләп ителә.

Коррупциягә каршы тору да район прокуратурасының күз уңында. Узган елда коррупцион характердагы бер җинаять уңаеннан җинаять эше кузгатылды, гаепле затка штраф җәзасы бирелде. Гомумән, бу юнәлештә закон бозуларның 44 очрагы ачыкланды, 19 протест ясалды, 2 представление бирелде. Алар буенча 23 зат дисциплинар һәм бер кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Хезмәт законнары өлкәсендә закон бозуларның да 26 очрагы ачыкланды. Прокуратура бу уңайдан 8 представление кертте, алар буенча 8 вазифаи затка дисциплинар җаваплылык җәзасы бирелде, судка 9 гариза юлланды, алар барысы да канәгатьләндерелде. Монда шунысын да әйтергә кирәк, гражданнар кайбер предприятиеләрнең эш хаклары түләмәвенә зарланып мөрәҗәгать итә, әлеге уңайдан да тиешле чаралар күрергә туры килә.

Җиргә бәйле законнарга килсәк, бер эш муниципаль милек булган җир участогын законсыз рәвештә хосусый милеккә тапшыру белән бәйле, прокуратура әлеге участокның 63 мең сум күләмендә булган бәясен түләттерү хакында судка мөрәҗәгать итте, бу мәсьәлә тикшерелде һәм уңай хәл ителде. Ә авыл хуҗалыгы өчен булган җир участогында ком чыгарган өчен, “Туймәт ком карьеры” җәмгыяте директоры административ җаваплылыкка тартылды.

Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау законнарын бозуның 16 очрагы ачыкланып, гаеплеләргә дисциплинар һәм административ җәза бирелде.

Район прокуратурасы киләчәктә дә җинаятьчелек белән көрәш һәм тәртип булдыру, гражданнарның хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен яклау, саклау юнәлешендә хокук саклау органнарының эшен көчәйтүне максат итеп куя.

Фаил Хәйруллин,

район прокуроры.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев