Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы прокуратурасы кадрлар әзерләү мәктәбе дип була

Быел 297 еллыгын билгеләп үтүче Россия прокуратурасы тарихы һәм үсеше Чирмешән районы прокуратурасы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Нинди генә үзгәрешләр булса да, законлылык һәм тәртипне саклау өлкәсендә, кешеләрнең хокукларын һәм иреген яклау буенча күп еллар дәвамында һәр көнне зур эш алып барылган.

Фаил Хәйруллин, район прокуроры.

Төрле елларда район прокуратурасында ихтирамга лаек шәхесләр хезмәт куйды. 1976-1987 елларда монда – тикшерүче, 1987-1991 елларда – район прокуроры, 2013 елга кадәр район судын җитәкләгән Виталий Иванович Токтаров аерым хөрмәткә лаек.

Район прокуратурасы үсешенә әүвәл тикшерүче, аннан 1991-2000 елларда район прокуроры булып эшләгән Марс Рәсыйх улы Фәтхуллин да зур өлеш кертте. Хәзер ул Буа шәһәре прокуроры. Марс Рәсыйх улының тырышлыгы һәм оештыру сәләте белән район прокуратурасының яңа бинасы төзелде.

2000 елдан район прокуроры булып торган Рафис Гапделбарый улы Гаптелганиев 2004 елда Арча районы прокуроры итеп билгеләнде, аннан соң Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуратурасын җитәкләде. Хәзер ул адвокатлык эшчәнлеге алып бара. Аның вакытында район прокуратурасы хезмәткәрләренең эш урыннарын матди-техник яктан тәэмин итү, хезмәт уңайлыклары булдыру буенча шактый эш башкарылды.

2004 елдан 2009 елга кадәр район прокуратурасын Рафаэль Фәрит улы Гыйниятуллов җитәкләгән чорда прокуратура органнарында күп яшьләр үз эшчәнлекләрен башлап, прокуратура органнарында һәм башка сфераларда карьераларын дәвам иттеләр.

2009 елдан 2014 елга кадәр  – биш ел район прокуроры булып Рим Фәрхать улы  Сөнгатуллин эшләде һәм күп кенә прокуратура белгечләрен һөнәри яктан үстерде. Алар хәзер республиканың төрле районнарында, хәтта республика прокуратурасының үзәк аппаратында эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Рим Фәрхать улы вакытында прокуратура бинасына ремонт ясалды.

Петр I Россия дәүләтендә прокуратура оештыру хакындагы Указына 1922 елның 12 гыйнварында кул куя. Хокукый институт буларак прокуратура 300 ел тирәсе гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаучы булып тора.

Хәзер дә  район прокуратурасында үз  эшләренең  осталары  хезмәт куя. Прокурор урынбасары  Юрий Сергеевич Иванов  прокуратура органнарында  2007 елның сентябреннән.  Эш дәверендә  ул үзен  җаваплы, квалификацияле һәм  принципиаль хезмәткәр  итеп  күрсәтте,  республика прокуроры  боерыгы белән  берничә  тапкыр  бүләкләнде.

Прокурор  ярдәмчесе Айназ  Рәсим улы  Газизов прокуратурага 2016  елның  ноябреннән,  укытучылык  тәҗрибәсе дә туплап,  берара ПАО “КамАЗ” җәмгыятенең  юридик хезмәтендә эшләп килде. Җинаятьчелеккә  каршы көрәштәге  уңышлы эшчәнлеге,  законлылыкны ныгытуда  үз эшен үрнәк итеп  башкарганы өчен ул да республика  прокуроры  боерыгы белән  бүләкләнде.

13 елдан артык,  2005 елдан район  прокуратурасы  белгече  вазыйфасын Гөлшат  Исмәгыйль  кызы  Таһирова алып бара.  Ел саен документ әйләнеше - кәгазь эше артса да,  ул вазифаларын җиренә  җиткереп  башкара.

Прокуратураның машина йөртүчесе Ринат  Әгъзам улы Мотыйгуллин монда 2000 елның  маеннан  бирле эшли,  үзен  бары  яхшы  яктан гына күрсәтте, намуслы,  транспорты һәрвакыт төзек.

Район прокуратурасында  төрле елларда түбәндәге шәхесләр  дә эшләде: Керкәле  авылында туып үскән  Җәүдәт  Хәмзә  улы  Ибраһимов  үз эшчәнлеген  прокуратура  тикшерүчесе булып башлап, аннан Сарман  районы  прокуратурасын  җитәкләде,  Казан  шәһәренең Авиатөзелеш  районы  прокуроры булып эшләде, ә хәзер республика прокуратурасында – бүлек начальнигы;  Марс Фәннур  улы  Ибәтов 2002 елдан  прокуратура  тикшерүчесе, аннан Алексеевск районы прокуроры булып, хәзер  республика  прокуратурасының үзәк  аппаратында хезмәт куя; Ленар Шархынур улы Муллануров – 2003-2005 елда – район прокуроры ярдәмчесе, аннан аның урынбасары иде, хәзер республика прокуратурасында бүлек начальнигы. Безнең район прокуратурасында хезмәт карьераларын башлаган Алия Фәрит кызы Хисамова, Илдар Таир улы Альменов һәм Михаил Валентинович Пронин бүген шулай ук республика прокуратурасында эшлиләр.

Күргәнебезчә, безнең горурланырлыгыбыз бар. Бу - хәзерге хезмәткәрләргә киләчәктә дә күзәтчелек органнары хезмәтендә зуррак уңышларга ирешергә көч һәм ышаныч бирә.

Ә эш нәтиҗәләренә килгәндә, узган 2018 елда район прокуратурасы закон бозуның 500 дән күбрәк очрагын ачыклады, әлеге закон бозулар уңаеннан 185 представление кертелде, 100 протест ясалды, 28 зат административ җаваплылыкка тартылды.

Гомумән, районда теркәлгән җинаятьләр саны 2017 елдагы 232 дән 2018 елда 150 гә кимеде, икътисади юнәлештәге җинаятьләр күбрәк ачылды, җәмәгать урыннарында, яшүсмерләр тарафыннан һәм аларга карата кылынган, элек хөкем ителгәннәр тарафыннан, исерек килеш, көнкүрештә кылынган җинаятьләр кимеде. Шул ук вакытта төркем белән эшләнгән җинаятьләр саны артты.

2018 елда район прокуратурасында 95 мөрәҗәгать кабул ителде, бу 2017 елдагыдан 37 гә кимрәк. 2017 белән чагыштырганда хезмәт өлкәсендәге хокук бозулар, тирә-юньне саклау, административ хокук бозулар эше производстволары, балигъ булмаганнар хакындагы закон, тикшерү һәм дознание, башкару производствосы белән бәйле мөрәҗәгатьләр азайды, тик шул ук вакытта торак-коммуналь хуҗалык, пенсия һәм җир законнары белән бәйле мөрәҗәгатьләр артты. Мөрәҗәгатьләр нәтиҗәләре уңаеннан 30 дан күбрәк акт кабул ителде.

Киләчәктә дә район прокуратурасы закон һәм тәртип сагында торачак, кешеләрнең гражданнарның хокукларын, ирек-ләрен, һәм мәнфәгатьләрен яклаячак.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X