Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы җәмәгать судьялары кирәкле хезмәттә

Җәмәгать юстициясе Россиядә суд реформасы барышында, 1864 елның 20 ноябрендә гамәлгә керә һәм 1917 елда суд хакында 1 нче санлы декрет кабул иткәнчегә кадәр эшли. Устав буенча җәмәгать суды бәхәсләшүче якларны килештерүче булырга тиеш.

Совет чорында әлеге суд инстанциясе артык дип табыла һәм эшләтелми. Суд системасының түбәнге звеносы  булган һәм халыкка якынрак булган җәмәгать судьялары институтын янәдән тергезү мөһимлеге Россиядә 1990 елгы демократик реформалар барышында килеп туа.

Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары үз вазифаларына 1999 елда, “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары” хакындагы республика Законы кабул иткәннән соң керешәләр. Яңалыкның тәүге чорындагы кыенлыкларга карамастан, бүген җәмәгать судьялары суд системасында үз урыннарын таптылар һәм үз эшләренең кирәкле, гомерле булуын дәлилли алдылар.

Чирмешән районында җәмәгать судьялары эше 2000 елда башлана. Беренче җәмәгать судьясы итеп Дмитрий Васильевич Макаров билгеләнгән, ул әлеге вазифада 2003 елның сентябренә кадәр хезмәт куя һәм шуннан соң район судының федераль судьясы итеп куела.

2004 елның июненнән 2011 елга кадәр җәмәгать судьясы булып Рәиф Әсхәт улы Сәйфетдинов эшли, хәзер ул – Чирмешән районы суды рәисе. 2011 елның июленнән 2015 елга кадәр суд участогының җәмәгать судьясы Евгений Валерьевич Верхокамкин хәзер – ТР Югары Судының административ эшләр буенча суд коллегиясе судьясы. Ә 2016 елның 15 мартыннан районның җәмәгать судьясы – элек ТР Югары Судында төрле вазифаларда хезмәт куйган Наилә Мәснәви кызы Вагыйзова.

Суд участогы элек район суды бинасында ике кабинет били иде. 2012 елның сентябреннән суд участогының үз бинасы ачылды. Хәзер һәр хезмәткәрнең үз кабинеты бар һәм анда нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар тудырылган.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев