Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән авыл җирлегендә 17 ноябрьдә референдум узачак

Әлеге җирлектә гражданнардан үзсалым акчалары җыюга һәм аларны куллануга бәйле референдумда Чирмешәндә – биш һәм Түбән Чегодай, Казанка авылларында берәр сайлау участокларында тавыш бирү оештырыла.

Тавыш бирү иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр үткәрелә. Үзең белән шәхесне раслаучы документ алып килергә кирәк.

Киләсе елда, моны бүгенге референдумда хупласалар, Чирмешән авыл җирлегендә үзсалым акчалары бер кешедән 1000 сум  күләмендә җыелачак (кайбер категория гражданнар моннан азат ителә).

-Быел халыктан җыелган, республика бергә дүрт нисбәтендә биргән акчаларга көпчәкле трактор алдык, кышын урам юлларын шушы техника ярдәмендә чистартачакбыз, - ди Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева. –Район үзәгендәге христиан зираты тирәсен профнастил койма белән тотып алдык, мөселман зиратында кирәк-ярак кую урыны ясала. Үзсалым акчалары бары тик алдан килешенгән, халык өчен беренче чиратта кирәк эшләргә тотыла. 17 ноябрь көнне җирлек халкын сайлау участокларында көтәбез.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X