Чирен яшергән… үләме?
Безне заманында «Авызың тулы кан булса да, кеше янында төкермә», «Өйдәге чүпне тышка чыгарма», – дип өйрәттеләр. Гомумән, безне ул ярамый, бу ярамый дип, бик күп тыюлар, чикләүләр белән үстерделәр. Әле болар янына, өлкәннәргә юл куй, кечерәкләргә юл бир, ише язылмаган кагыйдәләр дә безнең күңелгә мәңгелеккә сеңеп калды. Дөреслектә күпчелек үзенең хокуклары турында түгел, бурычлары турында уйлап үсте, шулай яшәде.
Дөрес, ул чорда да мондый чикләү-тыюлар турында уйлап бирми торган, үзенең хокукларын да, мөмкинлекләрен дә бик әйбәт белә торганнар булды. Әмма күпчелек башкалар фикереннән куркып үсте, куркып яшәде. Һәм күбебез бүгенгәчә шундый булып калды да. Безгә үзгәрергә соң инде (бәлки кирәкмидер дә). Шулай да вакыт-вакыт күңелгә, дөрес яшәлмәгән, ахры, дигән уйлар килеп китә. Үз-үзем белән бәхәсләшкән мондый чакларда бер танышымның (нәкъ шушылай яшәгән танышымның): «Аның каравы безнең намус чиста», – дигән сүзләренә сөенеп, һавага күтәрелеп алам да бераздан тагын җиргә төшерәләр…
Каядыр баргач, бер танылган фикер иясенең намус турындагы сүзләре агачны көйдереп язылган сувенир бүләк иткәннәр иде. Шактый еллар каршымда тоттым мин аны. Ә беркөн күңел бураннары дулап алды да: «Күз көеге булып торма әле, син каршыда чекерәеп тормасаң да беләм мин», – дип чыгарып аттым. Дөрес, соңыннан үкендем…
Юкса теге заманда да «чирен яшергән үлгән» дигән бик үтемле мәкаль булган. Безне нигәдер «чир»не яшерергә өйрәттеләр.
Бу көннәрдә күңел тагын шушы хакта уйлана. Район үзәгендә яшәүче танышым белән сөйләшә киттек тә, ул да, нәкъ минем кебек, безне дөрес үстермәделәр, дигән фикердә булып чыкты. «Аз гына булса да үз фикеребезне әйтергә, үз-үзебезгә бәя бирергә өйрәтмәделәр», – ди ул. Һәм үзе белән булган өч вакыйганы сөйләде. Дөрес, алар чын чирне яшерү-яшермәүгә бәйле. Әмма күчерелмә мәгънәдәге чирләр белән дә уртаклык бар аларда, миңа калса.
– Күп еллар эчке әгъзалардагы зәгыйфьлек белән тилмерсәм дә, беркемгә әйтмәдем. Бер чиләк су күтәрү түгел, атлап йөрү дә авырлашкач кына, кызыма әйтми хәлем булмады. Ул башка балаларны да аякка бастырды. И-и тиргәдем үземне, никләр әйттем, бөтен кешегә фаш иттеләр дип. Алар фаш итеп кенә калмады, мәҗбүриләп хастаханәгә дә алып барды, операция дә ясатты, операциядән соң терелеп беткәнче һич авырсынмыйча сакладылар, бер эш эшләтмәделәр. Менә инде ничә еллар шушы серемне туганнарына чишкән кызыма рәхмәт укып яшим… Берчакны олы улымның ике яшьләрдәге баласына Казанда куркыныч диагноз куйдылар. Бер күзе бөтенләй күрми, икенчесе дә начар, операциягә кадәр чит илдән бик кыйммәтле дарулар кайтартырга куштылар. Бөтенебез кайгырып, елашып беттек. Кунакка кайткан җирдән, урамга чыккач, күршеләр белән сөйләшкәндә, әнисе хәлләрен сөйләгән. Моны ишеткәч, эчтән генә: «Биш минутка урамга чыкты, шуны да әйткән», – дип, эчтән генә киленемне тиргәдем. Күршеләребезнең берсе: «Ул даруларны алырга ашыкмагыз әле, безгә дә балабыз кечкенә чакта шундый диагноз куйганнар иде. Дөрес булып чыкмады. Без күренгән табибка барып карагыз әле», – дип, телефон номерына кадәр биргән иде. Дөрестән дә, бездә дә бу диагноз дөрес булып чыкмады. Теге табибның файдасы тиде, балабызның күзләре нормальләште, ярый әле, киленем сер итеп сакламаган, әйткән, дидем соңыннан… Тагын бер хәл өлкән яшьтәге әниебез белән булды. Бер чорда аның башы бутала, ялгыш сүзләр дә әйтә, безне дә буташтыра башлады. Бик кайгырсак та, моны беркемгә әйтмәдек. Берчакны хәл белергә бер танышыбыз килде. Әниебез, аны икенче туганы белән бутап, шәхси тормышы турында уңайсызрак сорау бирде. Менә шул чакта, үпкәләвеннән куркып, әлеге танышыбызга әниебезнең саташулары турында әйтергә мәҗбүр булдык. Ул исә: «Бу – бик тиз көчәя торган авыру, вакытында дарулар бирегез», – дип, даруының исеменә кадәр әйтте. Шөкер, әниебезгә дә шифасы тиде, күргән саен ул туганыбызга рәхмәт әйтәбез…
…Ә без, кызганыч, чирне дә, телне дә яшерәбез. Шуңа да үз фикерен курыкмыйча әйтә белгән яшьләрне күргән саен афәрин дим мин. Райондагы бер оешмага керсәм, ике белгеч сөйләшә. «Әле эшләп карамаган, эш күрсәтмәгән, акча сорый белә. Кара әле син бу яшьләрне», – дип шау-гөр килеп тузына болар. Баксаң, эшкә урнашырга килгән егет булачак хезмәт хакы белән кызыксынган һәм азсынган икән. «Димәк, үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен белә», – мин әйтәм. Килешмәделәр. «Без монда гомер буе эшләп тә күпме түлиләр, шуңа риза, ә алар…» – дип, тиргәүләрен дәвам иттерделәр. Ни дисәң дә, болары – безнең буын шул…
Гөлсинә Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев