Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Черки тешләгәч, үлә язган…

Таиландта ял итеп кайтучылар Денге бизгәгенә дучар булган – бер атна эчендә 583 очрак теркәлгән. Шуларның берсе — Стәрлетамакта яшәүче ханым.

Сәламәтлеге начарайгач, ханым үзе яшәгән урындагы дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. “Денге бизгәге” диагнозы куелгач, аны тиз арада  йогышлы чирләр бүлегенә салганнар.

Денге бизгәген черкиләр тарата. Кешегә дә черки тешләгәннән соң йога. Чирне түбәндәге билгеләр буенча танып була: калтырата, тән температурасы 40-41 градуска кадәр күтәрелә, баш авырта, буыннар һәм мускуллар сызлый, яктылыктан курку барлыкка килә, лимфа бизләре зурая, тәнгә кызыл тимгелләр чыга.

Чирне вакытында дәваламасаң, инфекцияле-агулы шок, энцефалит, менингит, психоз, пневмония кебек авыруларга дучар булуың бар.

Фото: соцсети

Чыганак: РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев