Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чаллыда бер тәүлектә 25 кеше коронавирус йоктырган

Яр Чаллы шәһәрендә соңгы тәүлектә 25 кешегә COVID-19 диагнозы куйганнар.

14 майга Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 61 яңа очрагы расланган, алар барысы да контактлы. Авыручыларның 20се больницаларга озатылган, 41 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның  җиңел яки симптомсыз формасы).

Казанда коронавирус 24 кешедә ачыкланган. Бу чир белән авыручылар Әлки, Азнакай, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Тукай, Ютазы районнарында бар.

Республикада барлыгы 1980 кешегә COVID-19 диагнозы куелган.

14 майга Татарстанда әлеге чирдән 843 кеше (тәүлеккә +103) терелгән.

Чирмешән районында коронавирус белән авыручы юк. Моңа кадәр әлеге чирне йоктырып больницада дәваланган бер ир-атны больницадан чыгардылар һәм ул хәзер өендә.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев