Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Cентябрьдә безне нинди 10 үзгәреш көтә?

Көз җитә. Ә аның белән яңа уку елы гына түгел, яңа үзгәрешләр дә көтелә.

1 сентябрьдән укытучыларга сыйныф җитәкчесе эшен алып барган өчен 5 мең сум өстәмә түләнелә башлый. Башлангыч сыйныф укучыларына мәктәптә бушлай туклану кертелә.

Кешеләргә судсыз-нисез һәм акча түләмичә генә бөлгенлеккә төшү мөмкинлеге барлыкка килә. Бу аз керемлеләргә хәлләреннән килми торган бурычлардан, шул исәптән кредитлардан (50 меңнән 500 мең сумга кадәр) котылу мөмкинлеге бирәчәк. Бөлгенлеккә төшү турында гаризаны яшәү урыны буенча күп функцияле үзәккә тапшырырга кирәк булачак.

ОСАГО полисы яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә башлаячак. Хәзер аның бәясе машина йөртүченең аварияләргә эләгү-эләкмәвенә, балалары санына, машинасының “яше”нә һ.б бәйле булачак.

30 сентябрьдә банктан бурыч алучылар өчен төп ярдәм чараларыннан берсе – кредит каникулы туктатыла. Моңа кадәр, кредит алучы пандемия аркасында керемнәренең өчтән бер өлешкә кимүен раслаган очракта, банк аңа кредит түләүне ярты елга кадәр кичектерергә тиеш иде.

1 октябрьдән июнь, июль айларында балаларга 10ар мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләргә гаризаларны кабул итү вакыты чыга. Шуңа күрә түләү билгеләү өчен әлегәчә мөрәҗәгать итмәүчеләр сентябрь аенда гариза тапшыруны хәл итеп бетерергә тиеш. Юкса башка мондый мөмкинлек булмаячак.

Апрель аеннан июньгә кадәр инвалидларны, өлкәннәр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны вакытлыча тәрбиягә алучылар 30 сентябрьгә кадәр махсус түләү алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләүнең күләме – тәрбиягә алынган бер кеше өчен аена 12 130 сум.

30 сентябрьдән ОСАГО килешүен диагностика картасыннан башка гына рәсмиләштереп булмаячак (үзизоляция вакытында техосмотр узмау рөхсәт ителде). 1 октябрьдән башлап, полис рәсмиләштергәндә әлеге карта номерларын мәгълүматлар базасына кертергә кирәк булачак. Ә инде полисны диагностика картасыннан башка гына алучылар 31 октябрьгә кадәр техосмотр узарга тиеш.

Кредитны вакытыннан алда түләүчеләр 1 сентябрьдән страховка акчасының бер өлешен кире кайтарырга мөмкин. Бурычны тулысынча түләгәннән соң ике атна узгач биреләчәк ул. Әмма 2020 елның 1 сентябренә кадәр төзелгән килешүләргә әлеге яңалык кагылмый.

Сентябрьдән коммерциясез оешмаларга (НКО) социаль өлкәдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп, хәзер халык социаль хезмәтләрне бюджет оешмаларыннан гына түгел, шәхси оешмалардан да алачак. Закон 5 елга кабул ителгән.

Парфюмерия продукциясен, фототоварлар җитештерүчеләр һәм импортерлар, күпләп һәм ваклап сату кибетләре 30 сентябрьгә кадәр Россиягә кертелә торган мондый товарларны маркировкаларга тиеш. 1 октябрьдән бу товарларны маркировкалау мәҗбүригә әйләнәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев