Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Быел пенсия күләме уртача 1 мең сумга арткан

Узган ел Татарстанда пенсиянең уртача күләме 15497 сум булган. Республикада 1 млн 136 мең пенсионер яши. Быел аларның акчасы күпмегә арта? Бу һәм башка сорауларга җавапны Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсендә узган утырышта бирделәр.

– Узган ел гыйнвар аеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка артты. 1 апрельдән исә социаль пенсияләр 6,1 процентка артты. Август аенда эшләүче пенсионерларның иминият взнослары кабат исәпләнде. Быел гыйнвардан пенсиянең иминият өлеше 6,3 процентка индексацияләнеп, уртача алганда 1 мең сумга артты. Апрельдә исә социаль пенсия күләме 2,6 процентка индексацияләнәчәк, – диде бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев