Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бушлай даруны ничек аласы?

Коронавирус белән авыручыларга даруларны бушлай өләшәчәкләр. Исемлектә 12 төрле дару бар. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдергәнчә, бу ярдәмгә 18 меңнән артык кеше өметләнә ала. Хәзерге вакытта аны 200е алган инде. Республикага 132 млн сумлык дару сатып алынган.

Фәридә Яркәева әйтүенчә, коронавирусның җиңел, уртача формаларын дәвалау өчен фавипировир, гидроксихлорохинны башкаларына караганда күбрәк сатып алганнар. Парацетамолны исә өләшмәячәкләр. Белгечләр әйтүенчә, ул болай да һәр кешенең өендә бар.

Нинди дарулар бирелә?

Фавипировир
Гидроксихлорохин
Умифеновир
Ривароксабан
Апиксобан
Азитромицин
Амоксициллин
Дексаметазон
Преднизолон
Метилпреднизолон
Интерферон

Алу тәртибе ничек?

Сырхауханәдә авыручының мөрәҗәгатен кабул итеп, аны табибка тапшыралар. Авыруны регистратурада махсус исемлеккә кертәләр. Шуннан соң табиб авыруның өенә бара һәм хастаханәгә белешмә җибәрә. Табиб коронавируска каршы препаратларның даруханәләрдә булу-булмавы турында көн саен мәгълүмат алып тора, даруханәләрдә җитәрлек булган препаратларны язып бирә.

Кемнәргә бирелә?

Препаратларны биргәндә, кешенең матди хәле дә, яше дә исәпкә алынмый. Медицина күрсәтмәләре булса, балаларга да бирелә.

Өйгә кайчан килеп җитә?

Табиб электрон рецепт тутыра, мәгълүматлар «Таттехмедхимфарм»га җибәрелә. Анда кирәкле препаратлар тупланмасы җыела. Авыру препаратларны 24 сәгать эчендә алырга тиеш. Өйдә дәваланучыларга даруларны волонтерлар китерә. Волонтерларны бу эшкә һәр районда да җәлеп итәчәкләр. Алар, социаль дистанция саклап, препаратлар тапшыруны фотога төшерәчәк. Фотолар хастаханәдә җаваплы кешегә тапшырыла.

Кемнәр өйдә дәвалана ала?

Өйдә җиңел һәм уртача формада авыручылар яки үпкәсе ялкынсынганнар, шулай ук хастаханәдән күчерелгән кешеләр дәвалана ала. Әгәр хастаханәдән чыккач, өстәмә дәвалану таләп ителсә, дарулар бушлай биреләчәк. Тән температурасы күтәрелгәндә, йөткерү көчәйгәндә, пациент табибка хәбәр итәргә тиеш. Табиб аны стационарга күчерү-күчермәү турында карар кабул итәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев