Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бу эчемлек кан басымын төшерә

Табиб аны ешрак кулланырга киңәш итә.

Табиб-диетолог Михаил Гинзбург "О самом главном” программасы эфирында кан басымын киметә торган эчемлекне турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, кефир нәкъ шундый сыйфатка ия.

Гинзбург белдерүенчә, кефир микрофлораны тергезә торган классик пробиотик булып тора. “Кефирны даими кулланылганда без яхшы микрофлораны: бифидобактерия, лактобактерия һәм башка төрләрен тулыландырабыз", — дип аңлата ул. Өстәвенә, кайбер бактерияләр кефирда гына очрый, дип билгеләп үтә табиб.

Белгеч сүзләренчә, яхшы бактерияләр организмның даими агулануына һәм ялкынсынуга китерә торган начар, факультатив бактерияләргә үрчергә мөмкинлек бирми. "Бу ялкынсынуның нәтиҗәсе буларак, гипертония барлыкка килә", — дип нәтиҗә ясый эксперт.

Элегерәк табиб чәйнең гипертониклар өчен зыяны турында сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, чәйдә чәй кофеинының бер төре — теин бар. “Әгәр кеше кофеинга сизгер булса, аның чәй эчкәч, кан басымы артачак. Андыйларга каты чәй эчәргә ярамый", - ди диетолог.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев