Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бу өч әйбер ишек төбендә тормасын...

Алар йортка бәла китерергә мөмкин, имеш...

Ишектән атлап кергәч тә күзгә анда торган әйберләр ташлана. Эш шунда ки, кайбер әйберләр үзенә начар энергия тупларга, ә аннан соң аны торак хуҗаларына тапшырырга сәләтле икән. Мондый әйберләрне ишек алдына куймаска кирәк. Алар күп түгел.

Мәсәлән, үзегезнең, туганнарыгызның, кадерле кешеләрнең фотосурәтләрен анда элеп куярга ярамый. Кунакка килүченең энергиясе шунда ук фотосурәттәге кешегә күчә. Тискәре энергияле кеше килсә, өйдәгеләрнең тормышын бозарга мөмкин.

Коридорда торган чемодан да гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясарга, аерылышуның сәбәбе булырга мөмкин. Чемоданны башка урында тоту яхшырак.

Ишек төбенә статуэтка куймагыз. Беренчедән, ул ватылырга мөмкин.
Шулай ук статуэткалар үзенә күп негатив тупларга, аны йорт бусагасын атлап керүчеләргә тапшырырга сәләтле. Бу төрле бәхәсләргә һәм ызгышларга китерергә мөмкин.

Әллә чын, әллә ялган, дигәндәй, боларга колак салсак, һич тә зыян итмәс.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев