Бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмау нәтиҗәсендә республикада ел саен фаҗигаләр булып тора. Һәлак булучылар арасында күпчелек балалар һәм балыкчылар.
Район территориясеннән агучы Чирмешән һәм Шушма елгаларында да кышын балык тотарга яратучыларны күрергә була. Балалар да боз өстендә хоккей уйнарга яраталар, еш кына чаңгы ярышлары үткәрелә. Бу вакытта иң мөһиме -...
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмау нәтиҗәсендә республикада ел саен фаҗигаләр булып тора. Һәлак булучылар арасында күпчелек балалар һәм балыкчылар.
Район территориясеннән агучы Чирмешән һәм Шушма елгаларында да кышын балык тотарга яратучыларны күрергә була. Балалар да боз өстендә хоккей уйнарга яраталар, еш кына чаңгы ярышлары үткәрелә. Бу вакытта иң мөһиме - боз өстендә сакчыллык кагыйдәләрен истә тоту.
Бозның калынлыгы кимендә 10 сантиметр булганда гына ул кеше өчен куркынычсыз санала. Ә инде агымсу, чишмәләр бәреп торган урыннарда, куаклыклар һәм камышлар янында боз тотрыклы булмый.
Балаларны үзләрен генә боз өстенә җибәрергә ярамый. Караңгы төшкәч, томанлы, яңгырлы көннәрдә яисә кар явып торганда бозга чыгарга киңәш ителми.
Балык тотканда бер урында берничә тишек тишү дә куркыныч. Шулай ук бер-береңә бик якын төркем булып җыелу ярамый. Боздан барганда бер-береңнән 5-6 метр ара калырга тиеш.
Бозлы суга төшкән кеше 10-15 минуттан ук ката башлый, ә 20 минуттан аңын югалтырга мөмкин. Шуның өчен янәшәдәге кешеләр бик тиз ярдәм итәргә бурычлы.
Фәрит Яруллин,
135нче янгын часте начальнигы.
Нет комментариев