Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Биш әйтемне ялгыш та кабатламагыз!

Җиһан барысын да ишетә һәм уйламыйча әйткән сүзләр тормышны начар якка үзгәртергә мөмкин.

Кешеләр белән сөйләшкәндә күпләребез тормышка зарланырга ярата. Әгәр сездән кинәт кенә: ”Ә сиңа нәрсә ошамый? Нәрсәне үзгәртер идең?” —дисәләр, “Мин белмим” дип җавап бирмәгез. Бу ике сүзне гомумән кабатларга тырышмагыз. Нәрсә кирәклеген төгәл белеп, төгәл әйтергә кирәк.

“Минем бернәрсә дә барып чыкмаячак!” — мондый сүзләрне дә күпләр кабатларга ярата. Ә бит болай дигән кеше үзен алдан ук уңышсызлыкка программалап куя.

Читтән караганда кеше тормышы синекеннән яхшырак күренергә мөмкин. Кайвакыт ул кеше белән сөйләшкәндә “Их, миңа синең проблемаларың булса иде!” кебегрәк сүзләр ычкындырасызмы? Җиһан барысын да ишетә, үзегезнекеләр өстенә кеше проблемаларын да бирә ала. Ә алар читтән караганча чүп кенә булмаска да мөмкин...

“Мин бу адымга беркайчан да бармаячакмын!” — бу сүзләрне дә әйтмәскә тырышыгыз. Беркем дә үзенең тормышында нинди хәл-шартлар килеп туачагын алдан белми. Өстәгеләр безгә “сабак” бирергә дә мөмкин...

Кыяфәтегез үзегезгә бик ошап бетмиме? Ләкин “Мин ямьсез!” димәгез. Һәркем матурлыкны үзенчә аңлый. Үзегезне ямьсез дисәгез, башкаларга да чынлап та шулай күренәчәксез. Бу темага башкалар белән сөйләшәсегез килә икән, кыяфәтегездә нәрсәне үзгәртергә теләвегез хакында сөйләшегез.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев