Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бүген Хәния Фәрхи туган һәм Илфак Шиһапов үлгән көн

30 май татар эстрадасының иң якты йолдызы Хәния Фәрхинең туган, ә татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның вафат булган көне.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи 1960 елның 30 маенда Башкортстанның Тәтешле районында туган.

Хәния Фәрхи ике кыз тәрбияләп үстергән. Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясендә аның исемендәге йолдыз да бар. “Татар җыры” бәйгесендә ул 15 “Алтын барс” сынына лаек булды.

Илфак Шиһапов 30нчы май көнне иртәнге якта Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булды. Аңа 49 яшь иде.

Илфак Шиһапов үзенең үләчәген алданрак та сизгән ахрысы, дигән фикер туа, чөнки «Вконтакте» сәхифәсендәге битендә ул 20нче май көнне: «Китәм инде… Үкенечсез, үпкәсез. Күкләремә рәхмәт әйтеп… Мин яратам сезне кешеләр…» дигән һәм 23нче майда: «Я был… Я был в вашей жизни» дип, язулар калдырган иде.

Мәрхүмне туган ягында – Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләделәр.

Төп фото: saby-rt.ru

Фото: http://matbugat.ru

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X