“Безнең Чирмешән”гә язылучы райондашлар кыйммәтле кар чистарткыч ота ала
РАЙОН ГАЗЕТАСЫ РЕДАКЦИЯСЕ ГАЗЕТА УКУЧЫЛАР АРАСЫНДА ТАГЫН ПРИЗЛАР УЙНАТАЧАК.
2025 нче елның икенче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына язылып, төп приз – бензиннан эшли торган кар чистарткыч техника отарга мөмкин. Әлеге бүләкне район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән алдык.
Ул барлыгы 50 мең сумлык призлар алырга ярдәм итте.
Район җитәкчесе һәм башка иганәчеләр биргән бүләкләр түбәндәгеләр:
-1әр айлык 10ар үрдәк бәпкәсе (2 кешегә);
-аккумулятордан эшли торган кечкенә пычкы;
-шомарту машинасы – “болгарка”;
-чәшкеләр җыелмасы;
-металл стендлы дүрт “бульонница”;
-сөлгеләр комплекты;
-1000 сум акча;
-заварка чәе (3 кешегә);
-аккумулятордан эшли торган машина югыч;
-пластик торбалар ябыштыру аппараты (2 кешегә);
-электрдан эшли торган шөреп боргыч;
-электрдан эшли торган җылылык вентиляторы;
-кар төрткеч (скребок);
-эш кораллары җыелмасы;
-хуҗалыкта кирәкле 10 метр озынлыктагы аркан;
-пластик кар көрәкләре (2 кешегә)
-“Шатлык” кафесында комплекслы төшке аш (5 кешегә сертификат);
-микрофонлы колакчыннар (наушники);
-җимеш теше чистарткыч;
-заварка чәйнеге.
“Отыш уйнату”да катнашу өчен, “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”)га 2025 елның икенче яртысына, 6 айга язылып, квитанция һәм акча түләгәнлеккә чек күчермәләрен 2025 елның 25 июленә кадәр редакциягә җибәрергә кирәк (отышлар уйнату редакциядә 28 июльдә үткәреләчәк). Искәрмә: бүләк ителгән язылу квитанцияләре отыш уйнатуда катнаштырылмый.
Безнең адрес: 423100, Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27.
“Отыш уйнату” өчен бүләкләр алуда түбәндәге иганәчеләр дә булышты: шәхси эшмәкәр Альфред Габшакиров, район үзәгендәге “Болгар” кибете (Булат Латыйпов), “Эш кораллары” кибете (Илдус Гыйләҗев), “Инструментлар” кибете (Зәкәрия Гайфетдинов), “Автозапчастьләр” кибете (Илшат Гатин, Фирая Сәмәрханова), “Шатлык” кафесы (Рафаэль Шакиров), “Җәннәт” кибете (Оятулло Сәидов), район инвалидлар җәмгыяте (Мәдинә Талипова).
Реклама АО “ТАТМЕДИА” 16+
Отыш уйнату турында тулырак мәгълүмат сылтамасы буенча нигезләмәдә.
Erid: 2VtzqvHKQGy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев