Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Безнең терлекләргә һәм кошларга күршеләр дә чир ияртергә мөмкин

Узган елны Россиядә  нодуляр дерматитның - 64, дуңгызларда  африка чумасының – 111, тилчәнең – 6, кош гриппының 82 очрагы теркәлгән.

Район территориясенә әлеге авырулар бу яктан имин булмаган Самара (узган елны нодуляр дерматитның 32 очрагы күзәтелгән) һәм Ульян өлкәсеннән, Башкортстаннан һәм Чувашиядән үтеп керергә мөмкин.

Былтыр Чувашия республикасыннан кош сатып алган Әлмәт, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы  районнарында кош гриппы очраклары ачыкланган.

Нигездә, әлеге йогышлы авыруларның таралуына маллар һәм кошлар сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр гаепле.

Хайваннарда һәм кошларда әлеге куркыныч авыруларны булдырмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:

-терлек продукциясен сатканда, сатып алганда, сугымга тапшырганда район ветеринария хезмәтенең рөхсәте, тиешле документлар булсын;

- бу чирләр ягыннан имин булмаган  өлкәләрдән, төбәкләрдән терлек һәм кош, азык, терлек продукциясен  алып кайтырга ярамый;

-терлек һәм кош сатып алган очракта ветеринария белгечләренә хәбәр бирергә;

-терлек авыруларын кисәтү буенче белгечләр киңәшләрен үтәргә; ветеринария чараларын башкарганда  аларга ярдәм итү сорала;

-терлек кискен авырып китсә,  үлсә, шулай ук тотышлары үзгәргән очракта да кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

10 марттан авылларда язгы ветеринария чаралары башлана, аның барышында халыкка терлекнең һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын кисәтү турында памяткалар таратачакбыз һәм аңлату эшләрен дә үткәрәчәкбез.

Виталий Ухливанов, Чирмешән районы ветеринария берләшмәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев