Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бер тапкыр һәм мәңгегә тәмәке тартуны ташлагыз!

«РКНД» ДАССУ балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий никотинга бәйлелектән котылуның методикасын тәкъдим итә:

· Ни өчен тәмәке тартуымны аңларга тырышырмын.

· Мин күпме тәмәке тартуымны аңларга тырышырмын: көненә ничә тәмәке, бер, бер ярым яки ике пачка, аларның ничәсе автомат рәвештә.

· Мин үз гадәтләремне контрольдә тотачакмын, нинди гадәти гамәлләр автомат рәвештә тәмәке тарту белән бергә бара икәнен аңлармын.

· Мин тәмәкене «автомат рәвештә» тартмау өчен зажигалкадан ераграк куярмын.

· Тәмәке тартучылар компанияләрен һәм тәмәке тарту урыннарын читләтеп узачакмын.

· Җыелырмын һәм, ниһаять, тәмәке тартудан тулысынча баш тарту көнен билгеләрмен – ял көннәрендә, яисә туган көнемдә? Икенче яктан, туган көнне эчәргә туры киләчәк, һәм бу тәмәке тартуны ташлау планнарын бозырга мөмкин.

· Тәмәке тартуга этәргечләрдән сакланачакмын – хәмер, кофе.

· Туганнарыма сөйләрмен – аларның ярдәме комачауламас.

· Тәмәкене файдалы нәрсәгә алыштырырмын, бу вакытны файдага үткәрергә, кулларны һәм авызны башка белән мавыктырырга ярдәм итәчәк.

· Саф һавада күбрәк йөрермен, иртән яки башка вакытта йөгерә башлаячакмын. Күптәннән тренажер залына язылырга җыенган идем. Вакыт җитте дип уйлыйм! Булды! Шуннан?

· Тәмәке тартудан баш тартканнан соң беренче көннәр иң авыры, күрәмсең.

· Тәмәке тарту теләген басарга кирәк, моның өчен: o ваклатып тукланырга, o күбрәк җиләк-җимешләр һәм яшелчеләрне кулланырга, o соклар һәм су эчәргә, o саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә кирәк. Шул чакта организм никотиннан һәм аның зарарлы тәэсирләреннән азат булачак.

· Йөткерү көчәя ала, ләкин тиздән бетәчәк.

· Тәмәке тарту теләге көчле булганда, һәрвакыт табибка мөрәҗәгать итәргә була.

· Түзә алмадың һәм тарта башладың – табиб янына бар!

Тәмәке тартудан баш тартуда ярдәм телефоны: 8 843 272-34-62. ТР ССМ Республика наркология диспансерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, адресы: Казан шәһәре, Сеченов урамы, 6 (регистратура).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев