Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бер сихерче хатын тарихы

Көн дә ипигә килүче тыйнак кына бу урыс әбиенең сөйләгәннәренә ышанып бетә торган түгел иде. Шушы яшенә җитеп кеше алдалап йөрмәс инде дип тә уйладым. Ләкин ни булса да, аның сөйләгәннәреннән чыгып, кемгәдер сабак булсын дип язам бу юлларны.

“Күп еллар элек мин сихер эшләре белән бик нык шөгыльләндем, – диде әби авыр сулап. – Бик яшь, тәҗрибәм җитәрлек булмаса да, нәселдән килгән көчем шактый иде. Беркайда да белдерү бирмәсәм дә мине әллә кайлардан эзләп килделәр. Әнием үлеп китеп башка туганнарым булмагач үзем генә яшәдем, килгән кешене үз өемдә кабул иттем. Кемгәдер сөйдергеч, кемгәдер биздергеч ясау дисеңме... кемнеңдер эшендә көенеч яки күршесе ошамый һәм башкалар...

Бервакыт миңа затлы гына киенгән 25-30 яшьләр чамасындагы хатын килде. Елый-елый ярдәм итүемне сорады. “Зинһар өчен, мин яраткан ирнең очрашып йөргән хатынын минем юлымнан алып ташларга ярдәм ит”, диде күзләрен сөртеп. 

Чынлыкта, ул кыз дөресен әйтеп бетермәгән булган, ул хатын теге ирнең законный хатыны булган. Әлеге ир зур гына начальник булып, миңа килгән хатынның моңа күзе төшкән икән. Ул миңа яхшы гына түләгәннән соң, мин аның теләген үтәр өчен шайтаннарыма әмер биреп, теге хатынга бозык җибәрдем. Сихерчеләр кара көчләр, шайтаннар белән эш итә бит инде. “Ул хатынга хатын-кыз чире ясагыз, ире ташлап китсен”, дидем. Әмма мин җибәргән җеннәр дулап кире миңа килеп җиттеләр: “Җүләр сихерче, син безне кемгә бозык эшләргә җибәргәнеңне беләсеңме соң?! Ул “кабахәт” хатын янына якын да килә алмыйбыз! Көн дә чиркәүдә чукына, минут саен дога укып чистарынып тора. Ну синең әмерне үтәмичә калырга да ярамый безгә. Ни булса да, кемгә булса да җибәр... Әгәр син әйткән кешегә эшли алмыйбыз икән, үзеңә эшлибез, чөнки бу синең әмер!” диделәр тузынып.

“Кешегә кое казыма, үзең төшәрсең” диләр. Бу очракта да шулай килеп чыкты бәбкәм. Соңыннан миңа бик озак дәваланырга туры килде, бик авыр ике операция кичердем. Чак кына җеннәр теге дөньяга озатмады үземне. Ә күпме акча түктем! Теге кызый биргән акча аның янында чүп кенә. Ахырдан тәҗрибәле сихерчеләр белән аралашып күп нәрсәгә төшендем. Яшьлегем белән аңлап бетермәгәнмен, акча күзне томалаган булган. Иң беренче итеп бозык ясалучы кешенең диндә булу-булмавын сорарга кирәк ди. Кеше чиста булып, Аллаһ юлыннан баручы икән, бернинди алтын-көмеш өчен дә сихерче бозык эшләргә алынмаячак яки эшләтергә теләүченең үзенә кайтачак дип аңлатырга тиеш. Яки үзеңә кыйммәт түләргә туры килмәгәе, сәламәтлегең, гомерең белән...” 

Шундый итеп сөйләгән әбине кайчандыр сихерче булган дип әйтмәссең дә, гел көлеп кенә сөйләшә. Бу вакыйгаларны тыңлагач тәннәрем чемердәп китте. Ниләр генә юк бу дөньяда, багучыга барып башыңа бәла алганчы, догалар укып, Аллаһыдан соравың мең мәртәбә яхшырактыр.

*****

"Акчарлак" газетасының 2016 елгы 36нчы саныннан алынды.

Фото:https://akcharlak.com

https://akcharlak.com/article/ber-sikherche-khatyn-tarikhy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев