Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Башкортстанда бер хатын-кыз суга батучы өч кызын коткарам дип һәлак булган

Әлеге фаҗига Башкортстанда булган.

Суда чираттагы фаҗига узган якшәмбедә Бөредә булды, дип яза "Кызыл таң" газетасы.

Анда, үз кызларын коткарырга омтылып, күпбалалы ана батып үлгән.

Хатын 22 яшьлек өлкән улы, 15, 12 һәм 10 яшьлек кызлары белән бергә Агыйдел елгасы ярындагы дамба буенда урнашкан кыргый пляжга килгән.

Кызлар йөзәргә карар кыла, тик анда аларны көчле агым каплый һәм алар бата башлый. Әнисе һәм өлкән абыйсы балаларга ярдәмгә ташлана – егет кызларны ярга алып чыга, ә аннары ул әнисе артыннан йөзә, тик хатын су астына китә.

Өч сәгатьтән соң гына мәетне вакыйга урыныннан бер чакрым түбәнрәк табып алганнар...

Белгечләр дамба буенда йөзү бик хәвефле дип искәртә. Карап торуга тыныч кебек, тик аның янында су бөтереп алып кереп китәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев