Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Баш мие эшләсен өчен, хәтер яхшы булсын өчен нишләргә кирәк?

Сезгә 5 киңәш бирәбез.

Үз тирәңдә яңа мохит тудырырга кирәк. Әгәр уң кулың белән язсаң, сул кулың белән язып кара. Караңгы бүлмәдә йөреп карарга кирәк. Бу алым хәтерне, игътибарны арттырыр.

Укуга, эшкә барганда, моңа хәтле таныш булмаган юлдан йөрергә кирәк. Баш мие эшчәнлеге дә яхшырыр, гәүдәгез дә сылу булыр.

Гадәти, гади сорауларга да гадәти булмаган җаваплар кайтарырга тырышыгыз. Бу алым уйлау сәләтен яхшырта.

Кибеткә кергәч, калькулятор кулланмаска тырышыгыз. Хәтердән генә кушу, алу баш мие эшчәнлеген яхшырта.

Хәтерне яхшырту өчен, белгечләр көн дә кишерне кырып, аны үсемлек мае белән ашарга киңәш итә. Ананас согы да хәтерне яхшырта. Чит телләр өйрәнгәндә лимон ашау, әфлисун согын даими куллану ярдәм итә. Авакадо, суган, чикләвек, кәбестә, креветкалар да баш мие эшчәнлеген яхшыртып, хәтерне ныгыта икән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X