Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Банк картасындагы акчаны чит кешеләрдән саклау өчен кагыйдәләр билгеле

Картаның гамәлдә булу вакытын, номерын һәм хуҗасының исемен беркемгә дә әйтергә ярамый.

 Россия сыйфат системасы (Роскачество) оешмасы банк картасындагы акчаны саклау һәм мошенниклар тозагына эләкмәү өчен ярдәм итә торган кагыйдәләрне искә төшерә. Бу киңәшләр оешманың рәсми сайтында чыкты, "Татар-информ" хәбәр итә.

«16 саннан торган карта номерын башка кешегә әйтергә була; картаны куллану вакытын һәм номеры белән бергә хуҗасының исемен әйтү киңәш ителми, чөнки кайбер сайтларда өч санлы CVV кодыннан башка да түләүләр башкарып була», — диелә хәбәрдә.  

Әгәр CVV мәгълүматы интернет челтәренә чыкса, картаны алмаштырырга гына кала. Шулай ук банктан килгән СМС-кодны да сер итеп сакларга кирәк.

Экспертлар картадагы акчаны сакларга ярдәм итә торган алты кагыйдәне әйтте. Беренчесе — акчаны мәгълүматы интернетка эләкмәгән картада сакларга кирәк. Онлайн сатып алу өчен аерым карта ачарга була һәм кирәк булган саен шунда билгеле бер сумма салып торырга кирәк. Икенчесе — картадагы акчаны тотуга лимит билгеләп куегыз. Мошенникларга акчагызны урларга мөмкинлек бирми торган бу хезмәт берничә банкта бар.  

Өченчесе — мессенджерларда карта реквизитларын (фотография итеп тә) җибәрү һәм саклау катгый тыела. Әгәр болай эшләргә туры килә икән, реквизитларны берничә өлешкә бүлеп, төрле каналлардан җибәрергә кирәк. мәсәлән, төрле социаль челтәрләрдә. Соңыннан шәхси мәгълүмат булган хәбәрне бетерергә кирәк.

Эчке эшләр министрлыгы чыгарган статистикадан күренгәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында банк карталарын кулланып кылынган җинаятьләр 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда 500 процентка арткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев