Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Балык байлык китерә!

Астрологлар әйтүенчә, быел Яңа ел өстәлендә балык ризыклары мотлак булырга тиеш.

Хуҗабикәләр бәйрәм өстәлен әзерләгәндә Яңа елның ак металлик Үгез елы булуын исәпкә алырга тиеш, ди астрологлар. Өстәлдә каз, үрдәк, тавык итләре генә түгел, балык ризыклары да булырга тиеш. Өстәлдә балык булу гаиләгә байлык, уңыш китерә икән. Балыкны мичтә пешереп тә, кыздырып та чыгарырга мөмкин. Аны әзерләү буенча берничә киңәшкә колак салыгыз.

Кыздырганда балык таралып бетмәсен өчен башта аны онда әвәләргә, туглаган йомырка сөртергә һәм тагын сохари вагында әвәләргә кирәк. Әгәр балыкны 15 минут алдан тозлап куйсагыз, ул кыздырганда таралып төшмәс. Балыктан фарш ясаганда аз гына шикәр комы да кушсаң, ул тәмлерәк була.

Әгәр балыкны кыздырыр алдыннан бераз сөттә тотып, онда әвәләсәң һәм кайнап торган үсемлек маенда кыздырсаң, ул бигрәк тә тәмле була. Кайнар май чәчрәмәсен, ә балык яхшырак кызсын дисәгез, табаның өстен тишекле чүмеч белән каплап куегыз.

Сельдь балыгы тәмлерәк булсын өчен аны бераз чәйдә яки сөттә тоталар. Балык нык тозлы икән, аны агып торган салкын су астында тотарга яки савыттагы суны алыштырып тотарга була. Тозлы балыкны җылы суга салырга ярамый.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев