Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Балигъ булмаган бала өчен ата-ана җавап бирә

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына, балаларына дөрес тәрбия бирмәгән өчен, кат-кат чакыру алып та моңа исләре дә китмәгән әниләр арта бара. Алар утырышка килмичә җәзадан котылып калырга уйлыйлар ахрысы.

Балигъ булмаган балаларның хокукларын кайгыртучы комиссия членнары Керкәле авылындагы шундый җавапсыз әни янына үзләре бардылар. Бу гаиләдә ата белән ана арасындагы аңлашылмаучанлык аркасында балалар зыян күрә. Алар үз проблемалары хакында гына уйлап, балаларын бөтенләй оныталар. Сабыйларны санга сукмаучы гаилә алардан колак кагарга да мөмкин, закон балалар ягында.

Балалар сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын үтәмәгән, ягъни кичке сәгать 10нан соң җәмәгать урынында ата-анасыннан башка йөргән егетнең  әнисенә карата да административ эш ачылган. Беренче санлы Чирмешән мәктәбе укучысының комиссия членнары алдына беренче тапкыр гына басуы түгел. Моңа кадәр кузгатылган эше өчен дә штрафы түләнмәгән. Улының кабат закон бозуы өчен дә штраф түләргә туры киләчәк әни кешегә.

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев