Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бакчада ничә сәгать эшләргә ярый?

Билсез каласыгыз килмәсә, башка авырулар аяктан екмасын өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Табиблар белдерүенчә, бакчачыларның урталай бөгелеп, чүгәләп, баш иеп эшләве йөрәк өянәге, инфаркт һәм инсульт китереп чыгарырга мөмкин.

Әгәр озак вакыт башны түбән иеп эшләсәң, кан йөреше бозыла, ә ул артериаль кан басымы күтәрелүгә, аңны югалтуга һәм инсультка китерергә мөмкин. Озак вакыт чүгәләп утыру шулай ук кан басымы сикерүгә һәм гипертоник кризга кадәр барып җитүгә сәбәпче була. Бил, тезләр авырту турында әйтеп тә торасы түгел.

Бакчадагы авыр эш бигрәк тә умыртка сөягенә зыян китерә. Күпләр бу чорда остеохондроз, радикулит һәм бүсер белән җәфалана башлый.

Тик шулай да, борчылырга ашыкмагыз, фәнни тикшерүләр күрсәтүенчә, бакчада җай гына эшләү сәламәтлек өчен бик тә файдалы. Моның өчен көненә өч сәгатьтән дә артык эшләмәгез, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев