Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Атнаның икенче яртысында Татарстанда җылытачак

Бу атнаның икенче яртысында Татарстанда янә температураның күтәрелүе көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Иртәгә, 23 ноябрьдә, республика территориясендә буран чыгуы һәм температураның түбәнәюе көтелә. Чәршәмбе, 24 ноябрьдә, «атмосфера басымы арту аркасында» төбәктәге һава торышы бераз яхшырачак, дип искәртә синоптиклар.

Татарстанның кайбер районнарында кар явачак. Төнлә һава температурасы -11…градуска, көндез 7дән 12 градуска кадәр салкын фаразлана.

Шул ук вакытта пәнҗешәмбе көнне, 25 ноябрьдә, «чираттагы көнбатыш циклон <…> кар һәм урыны белән буран китерәчәк». Төнлә һава температурасы -7дән -12 градуска, республиканың көнчыгышында -17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -1…-6 градуска кадәр салкын күзәтелә.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 26 һәм 27 ноябрьдә, төбәк Себер антициклоны перифериясендә булачак. Төнлә -3тән алып -8 градуска кадәр, көндез -2дән +1гә кадәр җылы булачак дип фаразлана.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев