Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ашлама һәм эшкәртү дигәннән...

Бакчачы почмагы

*Агач-куакларны утырткан вакытта күпме ашлама бирүегезгә карап, аларны 3-4 ел саен тукландырып торырга киңәш ителә. 10 яшьтән кечерәк алмагач-грушаларларның һәркайсының төбенә 2 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 аш кашыгы сернокислый калий кертәләр (1 кв.м.га). Яше 10нан арткан агачлар төбенә бу микъдарне 2 тапкырга арттыру киңәш ителә.

   *Көннәр салкынайта төшү белән күпчелек корткычлар кышын йоклап үткәрү максатында үзләренә ышык урын хәстәрли башлый. Берәүләре тирәнрәк туфракка керә, икенчеләре кайры астын чамалый. Беренчеләре белән туфракны казып көрәшергә була. Икенчеләре белән эш катлаулырак – агач кәүсәләрен һәм скелет ботакларын иске кайрылардан, шулай ук мүк һәм лишайниклардан чистартырга кирәк. Моны агач көрәкләр яки каты щеткалар ярдәмендә эшлиләр. Тимер щетка һәм кыргычлар кулланырга киңәш ителми.  

   Чистартып беткәннән соң кайрыларны гөмбәчекләргә каршы препаратлар: тимер яки бакыр купоросы (10 л. суга 300 г. исәбеннән) яки ХОМ (10 л. Суга 30-40 г.) белән эшкәртәләр.

   *Кәүсә тирәләрен мүлчәләгез. Көзге мүлчәләү бер юлы берничә бурычны үти: япкыч материал туфракны киптерми, агач һәм куакларны кинәт температура үзгәрүдән саклый, шулай ук язын аларга өстәмә дым бирәчәк. Моның өчен сезгә уңышлы мүлчә сайлап, шуны кәүсә тирәли 5-10 см. чамасы сибәргә генә кала.

   *Яшь үсентеләр утыртыгыз. Безнең табиги зонада моны 20нчы октябрьгә кадәр тәмамларга киңәш ителә.

   *Агачларны аклагыз. Саклаучы буяу яки известь элпәсе кайрыларны һава температурасы кинәт үзгәргән вакытта саклар һәм төрле корткычлардан коткарыр. Аклауны һава температурасы +5 градустан югары булганда һәм коры көннәрдә генә башкарырга киңәш ителә. Юкса, бу мәшәкатьле эшне тагын да кабатларга туры килүе мөмкин.

omet-rb.rbsmi.ru

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев