Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Арзан лампа ковидны 30 минутта юк итә!

COVID-19 китереп чыгаручы вирусны светодиод лампалары 30 минут эчендә юк итә икән!

Әлеге хәбәр белән Израиль галимнәре уртаклаша, "Кызыл таң" хәбәр итә.

Биналарны вирустан арындыру, зарарсызландыру өчен ультрашәмәхә нурланыш бирүче җиһазлар урынына светодиодлы лампалар кулланып була, ди алар. Бу - сәламәтлек өчен зарарсыз һәм кесәгә "сукмый" торган алым.

Белгечләр әйтүенчә, алар SARS-CoV-2 вирусын арзан, аз энергия кулланучы, терекөмешсез эшләүче лампалар белән ярты сәгать эчендә юк иткән.

Коронавируска каршы көрәштә 265 һәм 285 нанометрлы лампалар яхшы, ди галимнәр.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев