Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Андрей Кондратьев: «Сайлау участокларында иминлек чаралары күреләчәк»

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында сайлау участокларына килүчеләргә битлекләр, перчатка һәм авторучка бирәчәкләр.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә сайлау участокларына килгән гражданнарга шәхси саклану чаралары өләшәчәкләр. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

Татарстанда барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча зур эш алып барыла. Төп бурычларның берсе – сайлау процессында катнашучыларның: комиссия әгъзаларының һәм сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү. Аларга битлекләр, перчатка һәм дезинфекцияләү чаралары таратылачак: аларны сайлау участогына керә торган урында да, чыга торган җирдә дә алып булачак.

Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, иң яхшысы – участокка шәхси саклану чараларын үзең белән алып килү.

«Һәр участокта термометрия узу мөмкинлеге, перчатка, битлек һәм авторучка алып булачак. Без тавыш бирүдә катнашучылар белән контактка кермәячәкбез. Тавыш бирергә килгән кеше сайлау комиссиясе әгъзасына билгеле бер арадан паспортын ачып күрсәтәчәк, без аны журналда теркәячәкбез, сайлаучы өстәлдә яткан бюллетеньне алачак. Шуннан соң ул тавыш бирү кабинасына керәчәк, анда да берникадәр үзгәреш бар. Роспотребнадзор таләбе белән, кабинада алгы стена булмаячак. Бу юнәлештә эш алып барыла инде», - дип хәбәр итте ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Сайлау участокларында кешеләр агымы икегә бүленәчәк. Сайлаучылар бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгып китәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен сак астында 65 территориаль сайлау комиссиясенә китерәчәкләре хакында хәбәр иткән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев